Логотип Идель
Бу – тема!

ИНТЕРНЕТ-МАНЬЯКЛАРДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

Интернет һәм социаль челтәрләр кешенең тормышында зур урынны алып тора. Интернетны һәркем төрлечә куллана: кемнәрдер дуслар һәм туганнар белән аралашу, кемнәрдер яңа кешеләр белән танышу өчен. Хәзерге вакытта социаль челтәрләрдәге аралашу аркасында яшьләр, бигрәк тә балалар, күп кенә куркыныч хәлләргә дучар була. Яңа виртуаль танышыңның чынлыкта маньяк булмавын ачыклау серләрен бу язмада табарсың.

Маньяклар – кешеләр белән манипуляцияләр ясарга яратучылар рәтеннән. Психологлар әйтүенчә, социаль челтәрләрдә чын маньякны танып булмый диярлек. Гадәттә, ул бик нәзакәтле һәм белемле кеше булып чыга. Еш кына аның гаиләсе бар, эштә, танышлары арасында ул зур ихтирамга лаек. Аралаша башлаганда маньяк үзен әдәпле, бик сак тотарга мөмкин. 

Аралашу стиленә игътибар ит!

Гадәти кеше үзе турында сөйләргә, хисләре, яңалыклар белән уртаклашырга ярата. Ә маньяк ачылырга теләми, җаваплардан кача, әмма синең тормышың белән бик рәхәтләнеп кызыксына: кайда тудың, ничә дустың бар, нәрсә яратасың, сәгать ничәдән эштән яисә укудан кайтасың...

Тик маньякны интроверт белән бутама.

Хис-тойгыларын күрсәтмәячәк

Гадәттә, кешеләр интернетта аралашканда СМСларны эмоция, смайликлар белән язалар. Ә маньяк исә коры, эмоцияләрсез языша, әйтерсең, ул бернәрсә дә сизми.

Алдарга ярата

Игътибарлы кеше ялганны һәрвакыт күрәчәк. Әгәр әңгәмәдәшең СМСны озак итеп җыя икән, ул чын күңеленнән сөйләми, чираттагы манипуляция текстын җыярга тырыша. Шулай ук сорауга сорау яисә бик озын җавап язса, ул бу текстта нәрсәдер яшермәкче була.

Һәрвакыт очрашуга чакыра

Маньякны синең «Минем бүген эшем күп», «Мин булдыра алмыйм, гафу ит» кебек СМСларың туктатып калмаячак. Ул үзе белән очрашырга мәҗбүр итүен дәвам итәчәк. Бәлки, ул инде синең арттан күзәтә дә башлагандыр. Шуңа күрә ялгызың гына кеше булмаган урыннарда йөрмәскә тырыш.

Сәер әңгәмәләр ярата

Маньяк төрле әйберләр коллекцияләштерергә яратуы турында сөйләсә, бу хакта уйлана башла! Джон Фаулзның «Коллекционер» романында күбәләкләр җыярга яратучы маньяк бар. Бу шөгыль автор белән болай гына уйлап табылмаган: маньяклар кечкенәдән сәер балалар булып үсәләр, алар бөҗәк, хайваннарны җәберләргә яраталар.

Социаль челтәрдәге бит буш

Маньякның социаль челтәрдәге битендә үзе турында мәгълүмат язылмаска яисә аның дусларында фейклар гына булырга мөмкин. Өстәвенә, маньяклар үзләренең фотографияләрен куюдан да баш тарталар. Бәлки, ул реаль тормышта беркем белән дә аралашмыйдыр. Моны тикшерер өчен, аның битендәге дусларына язып карасаң була.

Ул – вампир

Гадәттә, маньякның энергетикасы бик көчле, һәм аралашканда, син аның тискәре йогынты ясавын сизәсең, тик берни эшли алмыйсың. Син ул кешенең манипуляцияләрендә тулысынча «батасың». Бу очракта сине үз контроленә алган кеше белән аралашудан туктарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев