Логотип Идель
Бу – тема!

ИНГЛИЗ ТЕЛЕНДӘ ЯҢА СҮЗЛӘРНЕ ИСТӘ КАЛДЫРУ ЫСУЛЛАРЫ

Инглиз телен берничә ай эчендә генә өйрәнеп булмаганы аңлашыла. Әмма берничә ай эчендә үзеңнең инглиз телендәге сүзләр запасын җиңел алымнар белән арттырырга мөмкин. Язмада аларны сиңа да тәкъдим итәбез.

Таныш булмаган барлык сүзләрне дә язып алма

Әгәр дә син инглиз телендә китап укыганда, кино яки видео караганда бик күп таныш булмаган сүзләрне очратасың икән, аларның барысын да язып алырга ашыкма. Беренчедән, бу бик озак вакытыңны ала, ә икенчедән, мотивацияне юкка чыгара.

Әңгәмә

Яраткан артист, җырчың белән әңгәмәне кушып куй. Сорау бирүченең һәр соравын игътибар белән тыңла. Видеоны паузага куй һәм аларга үзең җавап бирергә тырыш. Әгәр дә интервью алучының сүзен кабул итү авыр булса, субтитрларны куш. Сорауга җавап биргәндә, үзең белмәгән сүзләрне язып ала торган бул.

Синонимнар ятла

Синонимнар сөйләмне баетачак, һәм син һәр биргән сорауга да бертөрле генә җавап бирмәячәксең. Күбрәк синоним белгән саен, онытылган сүзне алыштыру җиңелрәк булачак. Кайбер инглиз теле укытучылары көненә 5 сүз ятларга киңәш итә.

Инглиз телендә сүз төшенчәләрен яз

Берәр сүз яки сүзтезмәне язганда, янына инглиз телендәге аңлатмасын да яз.

Сүз яки сүзтезмәнең аңлатмасы ул кулланылган контекстны аңларга һәм истә калдырырга ярдәм итәчәк.

Ассоциацияләр куллан

Яңа сүз кулланып үзеңнең хатирәләрең яки тормышың белән бәйле сүзтезмәләр төзе. Синең белән бәйле булганга күрә, инглиз телендәге сүзләр истә калачак. Тикшереп кара!

Мисаллар тап

Таныш булмаган һәр сүз өчен аның белән төзелгән җөмләләрне язып ал. Сүзне истә калдыру өчен бер-ике мисал җитә.

Транскрипция куллан

Күпләр телне өйрәнгәндә, транскрипциягә тиешле игътибар бирми. Кемдер аның турында оныта, кемдер ялкаулана. Сүзнең дөрес әйтелешен аңлау өчен транскрипция кирәк. Чөнки инглиз телендә, кагыйдә булурак, сүздәге һәр хәреф тә әйтеп бетерелми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев