Логотип Идель
Бу – тема!

ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮЧЕГӘ НИНДИ КИТАПЛАР БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

Инглиз телен өйрәнүнең төрле ысуллары бар. Кемнәрдер махсус курслар үтә, кемнәрдер яңа телне китаплар аша өйрәнә. Әгәр синең танышларың арасында инглиз телен өйрәнергә теләүче булса, аны сөендерер өчен файдалы китаплар бүләк итә аласың. Ул китаплар арасында хәтта яшүсмерләр һәм балалар китаплары да булырга мөмкин, аларда файдалы лексика табарга була.

Яңа гына инглиз телен өйрәнә башлаганнар өчен түбәндәге китаплар кызык булачак:

Роальд Даль «Изумительный мистер Лис» (Fantastic Mr Fox)

Без ХХ гасырның иң яхшы балалар язучыларының берсе – Роальд Дальне тәкъдим итәбез. Бу – балалар китабы, әлеге әкият белән инглиз телен яхшыртып була. Китапны уку җиңел биреләчәк, ә таныш булмаган сүзләрне аерым җиргә язып куеп та була.

Джоан Роулинг «Гарри Поттер и философский камень» (Harry Potter and the Philosopher’s Stone) 

Китап шактый гади тел белән яшь аудитория өчен язылган, ә сюжеты исә дөньяның барлык яшүсмерләренә дә таныш. Бу гаҗәеп китапны укыганда, инглиз телендәге яңа һәм кызыклы сүзләрне истә калдыруы бер дә авыр булмаячак.

Оскар Уайльд «Юный король и другие истории» (The Young King and Other Stories)

Китапта бары тик җиде әкият кенә бирелгән. Алар, һичшиксез, укучыны битараф калдырмаячак, өстәвенә, укучыга инглиз телендәге сүзләр запасын тулыландырырга да мөмкинлек бирәчәк.

Инглиз телен өйрәнүне инде озак вакыт дәвам итүчеләргә исә әлеге ике китап  ошар:

Салли Руни «Разговоры с друзьями» (Conversations with Friends)

Китап ике студент кыз турында сөйли. Алар бер өйләнешкән пар белән аралаша башлый. Китапта аларның бик кызыклы сөйләшүләре, мөһим темаларга фикер алышулары бирелгән. 

Харпер Ли «Убить пересмешника» (To Kill a Mockingbird)

Американың урта мәктәпләрендә бу әсәрне яратып укыйлар. Китап гади телдә язылган, инглиз телен уртача дәрәҗәдә белгәннәр өчен бик файдалы һәм аңлаешлы булачак.

Шулай ук инглиз телен камилләштерергә ярдәм итүче тагын берничә Интернет чыганакларны мисалга китерәбез. Бирелгән сылтамаларга кереп, турыдан-туры файдалы китаплар белән танышып була:

– Оксфорд нәшриятының китапханәсе Oxford bookworms library.

– Пингвин нәшриятының китапханәсе Penguin

– Кембридж нәшриятының китапханәсе  Cambridge

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев