Логотип Идель
Бу – тема!

ҖИМЕРҮ ОМТЫЛЫШЫ: НИГӘ БЕЗ ПРЕДМЕТЛАРНЫ ВАТА ТОРГАН ВИДЕОЛАР КАРАРГА ЯРАТАБЫЗ?

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә төрле предметлары сыта, кисә, ерта торган видеолар һәм аларны караучылар арта башлады. Кешеләр арасында мондый төр видеоларга ихтыяҗ зур, күрәсең: кайберәүләр аларны сәгатьләр буе карап утыра ала...

Мондый төр видеолар, эмоциональ канәгатьләнү һәм җимерүгә омылылыш турында психолог Мария Падун фикерләре белән бүлешәбез.

Безнең һәрбер хәрәкәтебез, үз-үзебезне тотышыбыз нинди дә булса ихтыяҗыбызны канәгатьләндерүгә юнәлгән. Канәгәтьлелек хисенең дәрәҗәсе эмоциональ реакция һәм халәттә чагылыш таба. Нинди булуларына бәйсез рәвештә, эмоцияләр безне психологик планда тере итәләр. Аңлашыла ки, кеше иң баштан ук уңай эмоцияләрне арттырыга һәм тискәреләрен киметергә тырыша. Әмма стресс кичергән чакта, кешегә нинди дә булса эмоция кичерүе кыен, бу – бүгенге көн кешесенең бер проблемасы.

Вата, җимерә, изә торган видеоларга кире кайтыйк. Ни өчен кешеләр мондый төр видеоларны карый соң? Психолог Мария Падун моңа 4 сәбәп бар дип саный.

Җимерү ләззәте

Иң беренче чиратта, мондый төр видеоларда төрле вариацияләрдә җимерү темасы чагылыш таба. Психолог Зигмунд Фрейдның хезмәтләрендә кешедә яшәү һәм үлем инстинктының көчле булуына басым ясала. Вату-җимерүгә омытылыш та шушы инстинктларга барып тоташа. Балалар кечкенәдән үк уенчыкларын сындырырга, ватарга, китап битләрен ерткаларга ярата. Мондый инстинкт зурларда да кала, әмма аларда ул күпкә басынкырак рәвештә чагылыш таба. Җимерү ихтыяҗы киеренкелектән котылу омтылышына бәйле. Һәм кешенең тормышында стресс никадәр күбрәк, анда җимерү-вату аша эчке киеренкелектән котылу теләге шулкадәр көчлерәк булачак. Савыт-саба ватып була торган махсус урыннар барлыкка килүе дә шуңа бәйле.

Мондый төр видеоларда киеренкелек артканнан-арта бара, билгеле бер мизгелдә туктап кала һәм азакта кискен үзгәреш була. Мисал өчен, гидравлик пресс ниндидер предметка таба акрын гына төшә (аеруча эчендә ниндидер матдә булган йомшак предметка), һәм акрын гына аны сыта. Һәм иң ахырда кискен шартлау. Шул рәвешле, киеренкелек арта һәм кисәк кими. Бу эмоциональ ләззәт кичерүгә китерә.

Эчке агрессия чагылышы

Эчендә ниндидер матдә булган йомшак ясалма җиләк-җимешләр, уенчыклар бездә аңсыз рәвештә кеше я хайван тәне белән ассоцияләшергә мөмкин. Ә ул предметларны кисү тәнне җәрәхәтләү сыман аңлашыла. Монда эчке агрессиягә бәйле җимерүгә омытылыш темасы чагылыш таба. Тик монда җимерү социаль чикләрдән чыкмый: монда бернинди амораль әйбер дә юк, предметлар – тере түгел, ягъни мондый төр контентны җитештерү һәм куллану җиңел, намуска тап төшми.

Эмоцияләр хәрәкәте

Бу кабул итү өчен үтә дә җиңел формат: эмоциаль разрядка алырга теләдеңме, телефоныңны аласың да, видеоны кабызасың. Моны эштә, метрода, теләсә кайда эшләргә мөмкин. Эмоциональ “селкетеп алу” өчен психологка барып тору да кирәк түгел, яңа эмоцияләр, кичерешләр алу мөмкинлеге биргән мондый төр видеоларның популярлыгы да шунан.

Билгесезлек һәм сәерлек

Әлеге видеоларда күпмедер билгесезлеккә һәм яңалыкка да урын бар: син алдагы секундта ни буласын алдан әйтә алмыйсың. Шулай ук, экранда барган вакыйгаларның сәерлеге кешенең игътибарын аеруча нык җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев