Логотип Идель
Бу – тема!

ИЛНАЗ ШӘЙДУЛЛИН: «АМЕРИКА ТУРЫНДА УЙЛАП, ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ИДЕМ...»

Америкада төшерелгән фильмнарны караганда «Эх, шунда яшәргә, ә?!» дип бер генә уйлап куймагансыңдыр. Ә менә Әтнә егете Илназ Шәйдуллин алай дип уйлап кына калмаган! Хәзер  ул океан аръягында яши һәм хыялларның, һичшиксез, чынга ашачагына ышана. Бары тик тырышырга һәм тукталып калмаска гына кирәк! 

– Илназ, үзең турында сөйләп кит әле. Ничек шулай Америкага китәргә уйладың? Күпмегә калырга уйлыйсың?

– Америка турында 9-10 сыйныфларда уйлый башладым. Чит илнең фильмнарын карап, «мин дә Америкада яшәр идем дигән» хыял барлыкка килде. Хәтта чыгарылыш кичәсендә диварга эленеп куя торган гәҗиткә дә: «Киләчәктә Америкада океан буенда отель ачар идем», – дип яздым. Сер итеп кенә әйтәм, мин бу хыялны «Побег из Шоушенка» фильмыннан урладым J 2 курста укыганда Work and Travel программасы турында ишетеп алдым, ә инде 2017 елның җәендә Колорадо штатындагы Денвер шәһәрендә идем. Каникул чорында анда яшәдем һәм эшләдем. Август азагы килеп җиткәнен сизмәдем дә. Бик тә каласым килде! Төннәрен хәтта Америка турында уйлап, йоклый алмый идем. Әти-әни кайтып, укуымны тәмамларга киңәш бирделәр. «Аннан китәрсең», – диделәр. Кайтып киттем һәм укуны тәмамлагач, кабат Америкага китү өчен акча җыя башладым. Лос-Анджелеска барырга дип хыялланган идем, карантин башланып, ил чикләре ябылу сәбәпле, китә алмый калдым. Узган елның июнь айларында энем J1 визасы белән Америкага очканда мин өйдә калдым. Ул миңа кемнеңдер туристик виза белән килгәнен әйтте. Бу хәбәрне ишеткәннән соң, тәүлек буе мәгълүмат эзләдем һәм чынлап та Америкага очып булганына инандым. Тик Мәскәүдән туры рейслар булмады, бары Истамбул аша Нью-Йоркка очып була иде. Шулай итеп мин 12 августта – Нью-Йоркта, ә киләсе көнне Нью-Джерси штатында идем. Хәзер Вайлдвудта торам, Кейп-Мей шәһәрендә кунакханәдә техник хезмәткәр булып эшлим. Күпмегә калуым әлегә билгесез. Күбрәк торган саен үз-үземә ышанычым арта.

– Америкада нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Кая гына барма, иң кыены – торырга урын һәм эш табу бит инде ул. Ләкин монда энем булганга күрә, мин андый проблемалар белән очрашмадым. Киткәндә аэропортта телнең онытылуы азрак уңайсызлык  тудырды. Үз-үземне кулга алып, кешеләрдән берничә тапкыр ярдәм сорап, аэропорттан чыктым. Башта вакытка ияләшүе кыенлык тудырды, хәзер җайлаштым инде.

– Авыл мәктәпләрендә инглиз теленә игътибар зур түгел, база дәрәҗесендә генә өйрәтәләр, дип әйтсәк тә була. Сиңа инглиз телен шул дәрәҗәдә яхшы өйрәнергә нәрсәләр ярдәм итте, мәктәп укучыларына нинди киңәшләр бирер идең?

– Телне өйрәнү 20 % – укытучыдан, 80 % үзеңнән тора. Мәктәпне бетереп, югары уку йортына килгәндә русчам да камил түгел иде. Аралаша башлагач, Казан тормышына ияләшкәч, курку үзеннән-үзе бетте. Америкага килгәч, инглиз телем белән дә шундый ук хәл булды. Әмма америкалылар бик ачык каршы алалар. Ялгышасың икән, тел төбеңне аңлаганчы сораячаклар, булышачаклар.

– Америкада тормыш итү кыйммәткә төшә, диләр. Ә син бер айга якынча ничә сум акча тотасың?

– Чынлап та бар әйбер кыйммәт. Айга торак өчен 400 доллар түлим, бу әле иң арзаннардан санала. Нью-Йоркта, мәсәлән, 1000 долларга да табуы кыен. Мин эшләгән урынымда яшим, бу – бик зур плюс.

Кыш көне 3000 доллар эшли идем, шуның якынча 2000е яшәү өчен тотыла иде. Җәй айларында кеше күп булу сәбәпле, хезмәт хакым 4000 долларга кадәр күтәрелде. Хәзер җәй якынлашу белән туристлар артыр дип уйлыйм.

Бу юлларны укыганнан соң, «акчага кызыгып кына киткән» дип уйларга мөмкиннәр. Әмма бу алай түгел. Әйе, дөрестән дә, Америкада яшәү рәхәт һәм җайлы, әмма шәп тормыш өчен шактый тырышырга кирәк. Тик шунысы хак: монда тормыш үзгә, иреклекне күбрәк сизәсең, иртәгә булачак көн өчен курыкмыйча яшисең.

Америкага яки башка чит илгә барасы килгән кешеләргә күп уйламаска киңәш итәм. Күп уйласаң, начар фикерләр килә, икеләнә башлыйсың. Әгәр дә чын күңелегездән телисез икән, хыялыгыз бар икән, аңа ирешерер өчен эшләгез, тырышыгыз һәм бар да килеп чыгачак.

Рәзилә ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев