Америкада төшерелгән фильмнарны караганда «Эх, шунда яшәргә, ә?!» дип бер генә уйлап куймагансыңдыр. Ә менә Әтнә егете Илназ Шәйдуллин алай дип уйлап кына калмаган! Хәзер ул океан аръягында яши һәм хыялларның, һичшиксез, чынга ашачагына ышана. Бары тик тырышырга һәм тукталып калмаска гына кирәк!