Логотип Идель
Бу – тема!

ИҢ СӘЕР ЯҢА ЕЛ КАЙДА?

Яңа елга адым баскан мизгелдә могҗизалар, теләкләр чынга аша. Төрле халыкларда Яңа ел бәйрәмен каршы алуның үз кагыйдәләре, кызыклы гореф-гадәтләре бар. Алар берсеннән-берсе гаҗәеп, сәер һәм шаккаттыргыч. Әмма ничек кенә булса да, дөньядагы һәр кеше Яңа ел җитү сәгатләрен иң тылсымлы минутлар белән чыгыштыра һәм бәхетле киләчәккә ышана.

Микронезия утравы

Монда ел саен кешеләр Яңа елга үзләренә яңа исем уйлап таба. Исемне бары тик иң якын кешеләрнең һәм туганнарның колакларына гына пышылдап хәбәр итәргә рөхсәт ителә. Шул рәвешле утрауда яшәүчеләр яңа исемне явыз рухлар белмәсен дип тырышалар.

Куба

Яңа ел алдыннан кубалылар өйдәге бөтен савыт-сабага су тутыра. Ә инде төнге 12 җиткәч, алар аны тәрәзәдән түгәләр. Бу традиция әле генә килгән яңа елның чиста һәм якты булачагын символлаштыра. Курантлар сукканда исә Кубада игелеклелек, татулык, бәхет һәм тынычлык килсен өчен, 12 виноград ашап куялар.

Канада

Канадада маҗаралар яратучылар «Ак аю коенуы» традициясендә катнаша ала. Яңа елда салкын суга чуму ритуалы уңыш, иминлек алып киләчәк һәм бер елга сәламәтлек запасы бүләк итәчәк дип санала.  

Франция

Французлар Яңа елга бер борчаклы кабартма пешерәләр. Кемгә ул борчак эләгә, шуны «борчаклы патша» дип игълан итәләр. Ә иң кызыгы: барысы да бәйрәм ахырына кадәр аның әмерләрен үтәргә тиеш.

Греция

Грециядә Яңа ел талисманы – гранат. Ил халкы бу кызыл җимешнең уңыш, бәхет һәм иминлек китерүенә ышана. Яңа ел төнендә, 12 тулуга берничә минут кала, греклар ишегалдына чыгып, бер-берсен котлый башлый, шуннан соң йорт хуҗасы җиләк-җимешне ишек бусагасы янына ыргыта. Әгәр гранатның җимешләре төрле якка таралса, гаиләне яңа елда уңыш көтә.

Эквадор

Эквадорда Яңа елга яшь кенә хатын-кызны төрле матур киемнәргә киендереп, фруктлар белән бизиләр. Бу күренеш байлык, муллыкны җәлеп итәр өчен эшләнә. Шулай ук Яңа елга сары киемнәрдән керү дә елны уңышлы итәчәк.

Панама

Биредә Яңа елга сәясәтчеләр, спортчылар һәм башка танылган кешеләрнең карачкысын яндыру нормаль күренеш булып санала. Бу карачкылар muñeco дип атала, алар узып баручы елның барлык күңелсезлекләрен символлаштыра. Имеш, карачкы булмагач, бернинди борчу да булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев