Логотип Идель
Бу – тема!

«HOŞ GELDINIZ»: ТӨРЕК КИНЕМАТОГРАФЫНЫҢ 6 ШЕДЕВРЫ

Истанбул, Босфор, төрек каһвәсе һәм акчарлаклар... Бу атмосфера кемнәргә таныш? Әлбәттә, төн йокыларын калдырып, минем кебек төрек сериалларын караучыларга, тугры фанатларга бу бик тә таныш. Бүгенге язмада мин үзем кебек «türk dizisi»н яратучылар өчен 6 иң яхшы эчтәлекле сериалдан исемлек әзерләдем. Юк, биредә бөтен Җир шарында популяр булган Великолепный век / Muhteşem Yüzyıl сериалы булмаячак. Төрекләрнең аннан башка да бик күп кызыклы сериаллары бар. Аларны бүгеннән үк карый башла, яме?

1. Дело чести / Şeref Meselesi , 2014-2015

Монда барысы да күрсәтелә: мәхәббәт, үлем, кансызлык, җинаятьчелек, бандитлар төркеме... Йигит белән Эмир – туганнар. Характерларының каршылыгына карамастан, егетләр балачактан ук бер-берсенә бәйле. Тик гаилә белән Истанбулга күчү зур үзгәрешләр китерә.  Бер-бер артлы кайгы, сынаулар туганлык җепләрен аздан гына өзми.  Эмир дөреслек артыннан йөгерсә, Йигит ничек тә үч итү ягын карый.

2. Жестокий Стамбул / Zalim İstanbul, 2019-2020

Иң яраткан сериалларымның берсе. Серияләре артык күп булуга карамастан, бер башлагач, тормышың турында онытасың да, караудан туктый алмыйсың. Кансызлык, хыянәт, игелексезлек, үч, бер-береңне сату... Монда «тапталган» сюжет булмаячак. Кинәт кенә бай бизнесмен Агах Карачайның һәм авылдан килгән хәерче Сехер ханымның гаиләләре туганлашып китә. Эш шунда ки, Агахның үз баласы итеп үстергән энесе, яшь егет Недим кечкенә чакта күңелсез вакыйга аркасында имгәнеп, 20 ел буена гарипләр арбасында  утыра. Агах аны яхшы авыл кызына өйләндерергә карар кыла. Тик бу дөрес карармы? Недим үз эчендә кечкенәдән бирле нинди серне саклап тота? Нишләп аның аякка басуын  теләмиләр? Шушы һәм калган сорауларга җавапны сериалда таба аласың.

3. Королек – птичка певчая /  Çalıkuşu, 2013-2014

Сюжетта танылган төрек язучысы Решат Нури Гюнтекинның әсәре ята. 2 сәгать чамасы барган һәрбер сериядә драма алымнары күзгә ташланачак. Чибәр актерлар, җанга үтеп керердәй музыка һәм мәхәббәт берәүне дә битараф калдыра алмый! Ә актерлар составы үзе ни тора: Фахрие Эвджен (Фәридә), Бурак Озчивит (Кямран) дуэты сериалга тагын да җылы атмосфера өстәячәк.

4. Мои братья / Kardeslerim, 2021

Сериал бай булмаган гаиләдә туган дүрт бала турында. Кинәт кичергән кайгылы вакыйга аркасында өйдәге бөтен элеккеге мөнәсәбәтләр дә җимерелә. Бер күңелсез вакыйга шаһиты булган Хатидже бай Акиф Атакул машинасы астына эләгеп үлә. Кайгыга түзә алмыйча, гаилә башлыгы да балаларын ятим итә. Шул көннәрдән соң тормыш бөтенләйгә үзгәрә. Спойлерлар булмаячак, алда ни буласын белер өчен, тизрәк карарга кирәк!

5. Йешильчам / Yesilçam, 2021

Сюжет Төркия кинематографы чәчәк аткан чор турында сөйли. 1960 елларда продюсер Семих Атеш барысын да югалта. Герой чын-чынлап үз эшенә гашыйк һәм хәзер яңа фильм өстендә эшләп, элеккеге данын торгызырга тырыша. Продюсерның яңа фильмында уйнау өчен талантлы, әмма бик үк популяр булмаган актриса килә. Тик кинода танылган Мине Джансу да катнашырга тели. Алга таба ни булыр? Сериалны караган вакытта Төркиянең 60 нчы еллар атмосферасына чумып, киноиндустрия белән таныша алачаксың. Эчтәлеге гадәти түгел, шуңа күрә сиңа ошарга тиеш.

6. Девушка за стеклом / Camdaki Kiz, 2021

Төрек сериалларында да психологик проблемаларга игътибар итә башладылар бит, ә! Кызыклы, әмма күңелсез хәлләр турында сөйләүче сериал бу. Биредә сүз Налан исемле кыз турында барачак. Тамашачы ягыннан Наланга карата хөрмәт тә, шул ук вакытта кызгану хисе дә  туачак. Эчтәлекне сөйләмим, аны яхшылап карарга кирәк. Аңлашылмаучанлыклар, серләр монда күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев