Логотип Идель
Бу – тема!

ГЫЙНВАР АЕ ПРЕМЬЕРАЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕ

Яңа елның беренче аенда кинотеатрларда нинди премьералар көтә икән? Алар белән язмада танышырга тәкъдим  итәбез. Каникулларда дуслар белән фильмнарның күңелгә хуш килгәнен сайлап, шәп итеп вакыт уздырып кайтыгыз  

Чебурашка, 1 гыйнвар, 2023 ел

Ерак әфлисун иленнән килгән йонлы, тиктормас җанвар тыныч диңгез буендагы шәһәргә эләгә. Аны анда гаҗәеп маҗаралар көтә. Ул үзенә исем, дуслар һәм йорт табарга тиеш. Аңа бу эштә ярдәм итүчеләр, шулай ук комачаулаучылар да булачак.

Белль и Себастьян: Новое поколение (Belle et Sébastien: Nouvelle Génération), 1 гыйнвар, 2023 ел

Себастьянга 10 яшь. Аны әбисе янына каникулларга җибәрәләр, тик бу каникулларны хыялдагы яллар дип әйтеп булмый. Ләкин малай Белль кушаматлы эт белән танышкач, барысы да үзгәрә. Себастьян этне начар мөгамәлә күрсәткән хуҗасыннан сакларга тиеш була. Шулай алар чын дусларга әвереләләр.

Призрачный дом (Goegimaensyon), 1 гыйнвар, 2023 ел

Яңа әсәрләр өчен идеялар эзләгәндә, смартфоннан укый торган цифрлы комикслар ясаучы егет куркыныч риваятьләр тулы ташландык йортны тикшерергә бара. Анда егет йортны караучы белән очраша, ул аңа фатирлар һәм шунда яшәгән бәхетсез кешеләр турында төрле вакыйгалар сөйли.

Одни на каникулах (Нotel sinestra), 12 гыйнвар, 2023 ел

11 яшьлек Аваның каникуллары әти-әниләре белән отельдә шулкадәр күңелсез үтә. Ләкин бер көнне иртә белән могҗизалы рәвештә отельдәге барлык олы кешеләр дә юкка чыга. Һәм ниһаять, күңел ачу башлана. Тик бу озакка түгел...

Каспер. Легенда возвращается (Ghoster), 12 гыйнвар, 2023

Элизабет һәм аның әтисе Эховилль дигән урынның серләрен чишәргә китә. Алар анда килеп җиткәч, дөньядагы иң яхшы өрәк белән таныша. Хәзер аларның барысын да яңа маҗаралар һәм Юто дигән явыз аждаһа белән көрәш көтә.

Изумительный Морис (Amazing Maurice), 26 гыйнвар 2023 ел

Мультфильм Морис кушаматлы мәче турында бара. Аның ике сәләте бар: сөйләшү һәм хәйләле эшләр майтару. Ул шәһәрдән шәһәргә тычканнар белән сәяхәт итә, шунда ук халыкны тычканнар һөҗүменнән «коткара». Ләкин бервакыт ул тычканнар белән чираттагы шәһәргә эләгә һәм бу җирдә ниндидер зур явызлык барлыгын чамалый башлый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев