Логотип Идель
Бу – тема!

«ӘГӘР ПРЕЗИДЕНТ БУЛСАМ, ХАТЫН-КЫЗЛАРНЫ РУЛЬГА УТЫРТМАС ИДЕМ»: РОССИЯЛЕЛӘР НИНДИ ЗАКОННАРНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ ТЕЛИ?

«Президент булсам, күп кенә үзгәрешләр кертеп, яшәү шартларын яхшыртыр идем», – диванда ятканда һәрберебезнең дә башына шундый уйлар киләдер ул.

Мин, мәсәлән, туганнан алып, 18 яшькә кадәр һәр кешегә ай саен, 20 мең сум акча түләнүен, хезмәт хакларының артуын телим. Ә калганнар нинди закон кабул итәргә телиләр икән?

Алсу, 18 яшь (студент):

– Иң беренче чиратта, мин стипендияләрнең артуы турында хыялланам, чөнки безнең илдә студентларга бик аз акча түләнә. Теләсә кайсы уку йортында белем алуны бушлай итү законын чынга ашырыр идем. Шул очракта бик күп кешеләрнең укырга керергә шанслары артачак.

Илдар, 23  яшь (студент):

– Минемчә, хатын-кызларны рульгә утыртмаска дигән закон шәп булачак!

Гүзәл, 22 яшь (КФУны яңа гына тәмамлаучы):

– Безнең илдә мине менә нәрсә борчый: бөтен әйбер кыйммәт, шуңа күрә эшләгән кешегә фатир булса да бирелсен иде. Кызганычка каршы, бу хыял булып кына калачак бугай.

Рамил, 58 яшь (эретеп ябыштыручы):

– Элеккеге пенсия яшен кире кайтарырга кирәк, дип уйлыйм. Моннан тыш, һәрбер кешегә дә бертөрле размерда, әйтик, 40 мең пенсия түләнү кирәк, чөнки хәзерге вакытта пенсионерларның акчасы яшәргә җитми.

Миләүшә, 54 яшь (укытучы):

– Укытучылар хезмәте тиешенчә бәяләнә башласа, бик яхшы булачак.

Алия, 28 яшь (банк хезмәткәре):

– Һичшиксез, өйдә көч куллануга каршы көрәш турында закон кирәк. Ул закон бездә әле һаман юк. Кешене кризис үзәкләреннән кала беркем яклый алмый, әмма алар да – бүген бик аз. Менә күптән түгел генә бер хатын-кыз, ире гел кул күтәргәч, аерылышырга гариза язарга теләвен белдергән. Ир-ат, кызып китеп, өч яшьлек улларын тәрәзәдән ыргытмакчы булган. Ә закон булса, ул аларга якын килә алмас иде.

Асылъяр, 9 яшь (2 нче сыйныфны тәмамлаган)

– Мин каникулларны озынайтырга, ә дәресләр вакытын кыскартырга телим. Һәм укытучылар атна саен экскурсияләргә, кинога алып барсыннар иде.

Сораштыруда катнашканнарның җавапларын ишетү бик кызык булды. Яшьләрнең ил киләчәге өчен борчылулары сөендерә. Кешеләр төрле булган кебек, фикерләр дә төрле. Ничек кенә булмасын, барысы да законнарның халыкның мәнфәгатьләрен искә алып чыгарылуын телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев