Логотип Идель
Бу – тема!

ГАҖӘПЛӘНДЕРГӘН ГАҖӘЕП ИТАЛИЯ

Мин Эльвира белән берничә ай элек, очраклы рәвештә, Фейсбукта таныштым. Римда яшәүче татар кызы икәнлеген белгәч, интервью алырга булдым. Ул Италиягә 2017 елда күчеп киткән һәм әле дә шунда яши. Эльвира мине саф татарча сөйләшүе һәм ачыклыгы белән гашыйк итте. «Кайда гына булсам да, мин үземне һәрвакыт татар итеп хис итәм, татар ризыклары әзерлим, татарча уйлыйм», диде ул миңа.

Исеме: Эльвира  Әхмәтгалеева

Туган көне: 17.12.1994

Туган җире: Азнакай

Уку йорты: КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Яшәү урыны: Италия, Рим

Инстаграм : elviraahmetgali

«Италиядә беренче елымны италиялеләр гаиләсендә яшәдем. Безнең мәдәният, көнкүреш, гадәтләр арасында аерма бик зур икән. Яңа гына килеп урнашкан вакытларда кайбер гадәтләрдән чәчләрем үрә тора иде! Тик берникадәр вакыт шушы мохиттә яшәгәннән соң, минем тормышымда да яңа гадәтләр барлыкка килде».

 Чисталык турында

«Римга күчеп килгәч, мине иң каты ачуландырган һәм шаккатырган әйбер – кешеләрнең өйгә аяк киемен салмыйча керүе булды. Минем өчен бу кыргый күренеш иде. Чиста идәннәремне кызганып, чыгырдан чыгып бетә идем, хәзер бераз күнектем инде. Тик үз өемә кергәндә барыбер кунакларның тышкы аяк киемен салып, өйнекен киеп керүләрен сорыйм».

Табын гадәтләре турында

«Италиядә ашау-эчү тәртипкә салынган. Иртәнге ашка балалар сөт яки йогурт салып, хлопья ашыйлар. Өлкәннәр круассан белән каһвә эчә. Төшке ашка кадәр күпчелек италиялеләр вак-төяк капкалап ала, мисал өчен – җиләк-җимеш ашап куя. 13:00-14:00 тирәсендә төшке аш вакыты, 16:00-17:00 аралыгында – «меренда» – тамак ялгап алу. Кичке аш төньяк өлкәләрдә якынча 19:30да башланса, көньякта – 20:30да гына ашыйлар. Шуңа кадәр кафе-рестораннарда сезгә кичке аш китермәячәкләр! Бу шаяру түгел, нинди дә булса кабымлыклар ашый торырга була, тик кайнар ризыкны билгеләнгән вакытка кадәр көтәргә туры киләчәк.

Монда ризыкка гомумән икенче мөнәсәбәт. Италиялеләр беркайчан да безнең кебек кыш уртасында виноград ашамый, алар нәрсәнең кайчан өлгерүенә карап туклана. Хәзер миңа да шулай дөресрәктер сыман тоела: өлгергән чорда яшелчә, җиләк-җимешләр күпкә тәмлерәк һәм натураль. Туганнарым миннән: «Әйе, «сезнең Италиядә» шулайдыр шул», – дип көләләр. Хәләл ит табуы гына кыен, калган бар нәрсә дә бар. Чарасызлыктан монда вегетарианнарча тукланам, үзебезнең бәлеш, казылыкларны сагынам!»

Гадәти сөйләшүләр турында

«Ризыкны сайлау, әзерләү, кабул итү генә түгел, ашау-эчү турында зурлап сөйләшү дә монда гадәти күренеш. Бервакыт музейда, Микеланджело картинасын карап торганда, янәшәдәге бер апаның ире белән кичке ашка нәрсә ашаячаклары хакында бәхәсләшкәннәрен ишеттем. Ир кеше бик каты кабак ярата, ә бу апаның инде күптәннән баклажан ашыйсы килә икән. Игътибар белән тыңлап йөрсәң, Рим урамнарында гел тамак ялгау турында гына сөйләшәләр!»

Ягымлы кешеләр турында

«Италиядә кешеләр ял көннәренә, шәхси тормышка бик зур хөрмәт белән карыйлар. Әгәр дә кемгә дә булса эшкә кагылышлы сорау белән ял көнендә мөрәҗәгать итсәң – эш көннәре җиткәнче көтәргә туры киләчәк. Төшке аш вакытына карата да шундый ук мөнәсәбәт.

Бу илдә дустанә мохит хөкем сөрә. Никадәр генә ашыксаң да, күршеләреңне очраткач, аларның хәлләрен сорашып, сөйләшеп алу, почтада эшләүче апаның эшеннән, ипи сатучы абыйның балаларыннан зарланганын тыңлап тору мәҗбүри. Бу күренешнең «бонуслары» да күп: эш, йорт эзләгәндә, ярдәм кирәк булганда беркем дә читтә калмаячак! Елмаеп исәнләшкән очракта, полиция хезмәткәрләре хәтта юлны тиешле булмаган  урыннан чыксаң да, сиңа елмаеп, кул болгап калалар. Италиядә алар гомумән бик ярдәмчел һәм күркәм. Бәлки миңа гына гел шундыйлар очрап торадыр?..»

Биергә яратучы әбиләр турында

«Шулай ук мине биредә яшәүче кешеләрнең физик яктан нык, чыныккан булулары гаҗәпкә калдыра. Мин өйдә җылы кофта, чалбар киеп йөргән чакта, алар юка күлмәктән, яланаяк йөри. Италиядәге өлкән яшьтәге апа-абыйлардан мин бөтенләй аптырашта калдым: алар бик актив, тулы тормыш белән яши. Бию түгәрәкләренә йөриләр, еш кына төрле җыеннарга баралар. Матур итеп киенеп, затлы кафе-рестораннарда ял итәләр, сәяхәт итәргә яраталар. Тормышны ярату, аннан ләззәт алу серләренә нәкъ менә шулардан өйрәнергә кирәк. Мин хәзер нәкъ менә шуның белән мәшгуль!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев