Логотип Идель
Бу – тема!

ГАИЛӘ ИНСТИТУТЫНА ЗАМАНЧА КАРАШ: ЯШЬЛӘР НИГӘ ГАИЛӘ КОРЫРГА АШЫКМЫЙ?

Хәзерге яшьләр гаилә тормышы турында төрлечә фикерли. Гаиләдә күреп үскән проблемалар, ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр – болар барысы да яшьләрнең фикерләвенә тәэсир итә. Статистика күрсәткәнчә, Россиядә гаилә төзүгә соңрак киләләр. Гаилә коруның иң кызган чагы туксанынчы еллар уртасына туры килә. Ул вакытта хатын-кызларның гаилә төзү яше уртача – 21, ә ир-атларның 24 яшь булган. Хәзер исә парларның күбесе мөнәсәбәтләрен 27-29 яшьләрдә генә законлаштыра. Ә кайберәүләр 35 яшьтән соң гына өйләнешә.

Гаилә корыйм дисәң, ЗАГСка гаризаңны бир дә, рәхәтләнеп яшә. Тик яшь буынның никахка карашы үзгәрде: алар бәйсезлеккә омтыла, шәхси казанышларга ирешүне алга куя булса кирәк. Яшьләр нигә гаилә корырга ашыкмыйлар соң? Бу турыда яшьләрнең үзләреннән белешәсем килде.

Сергей (24 яшь):

«Башкалар ничек уйлыйдыр, белмим, тик минем өчен ЗАГСка барып, язылышып кайту – ул ниндидер аерым әһәмияткә ия процесс түгел. Язылышмый яшәүчеләр дә күп бит. Ләкин хәзерге вакытта мин язылышмый бергә торырга дә әзер түгел, чөнки әле үзем өчен генә, кемдер алдында җаваплы булмый гына яшәргә телим».

Эльвина (23 яшь):

«Миңа калса, хәзер хатын-кыз һәм ир-ат гендеры мәсьәләсендә тигезлек хөкем сөрә. Хәзерге заманда егетләр һәм кызлар арасында тигез хокуклар һәм бурычлар булырга тиеш дип кабул ителә. Элек кенә ир-ат гаиләне материаль яктан тәэмин иткән, карьера дип чапкан. Хәзер исә болар тигез: хатын-кыз, рәхәтләнеп акча эшләп, үзе өчен яши ала.

Юньләп йөри башламый бергә тору да үз ролен уйный инде. Ир-ат: «Ә нәрсәгә өйләнергә? Миңа болай да рәхәт бит», дип уйлый башлый».

Айрат (23 яшь):

– «Һәркемнең үз сәбәбе бар инде. Кемдер тормышының яхшырып китүен көтә, кемнеңдер үз иреген кысасы килми, бигрәк тә егетләр камыт кияргә ашыкмыйлар. Өйләнешкәч, күп кенә хыяллар, теләкләрең белән саубуллашырга туры килүе куркыта».

Гүзәл (22 яшь):

«Минем уйлавымча, яшьләрнең гаилә корырга ашыкмавының берничә сәбәбе бар. Беренчесе, һәм иң мөһиме, сайлаган кешегә 100% ышанып бетмәү, аны үзгәртергә тырышу. Икечедән, укып бетерү, акча эшләү, яхшы эш табу.
Өченчедән: «Ашыкма, кияүгә барып, кем рәхәт күргән!» дип киңәш бирүче апаларны тыңлау».

Юлия (24 яшь):

– «Хәзерге заманда кешеләрнең яшәү шартлары бик күпкә яхшырак: сәяхәт итү, шәхес буларак үсү һәм карьера төзү өчен ир-атлар һәм хатын-кызларның мөмкинлекләре бик зур. Өстәвенә, хәзер яңа буын кешеләре акыллырак, җитдирәк, нәкъ менә шуңа күрә дә гаилә корырга ашыкмыйлар. Мин үзем дә иртә никахларны хупламыйм».

Бу кыз-егетләрнең сүзләрен ишеткәч, үземнең дә алар кебек үк фикер йөрткәнемне аңладым. Башта тормышта үз урыныңны табып, нәрсә теләгәнеңне белү бик мөһим. Рухи яктан җитлегеп, башка кеше өчен дә җаваплылык күтәрергә әзер булгач кына, андый адымга бару яхшы. Ә син ничек уйлыйсың?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев