Логотип Идель
Бу – тема!

ГАҖӘЕП ЯҢА ЕЛ: 12 ФИЛЬМНАН ТОРГАН ИСЕМЛЕК

Яңа елга 39 көн генә калып килә икән инде. Кемнәрдер ноябрь башында ук чыршы бизәп, гирляндалар элеп куйдылар, ә кемнәрдер әле дә бәйрәм кәефе барлыкка килүен көтеп йөриләр. Синең өчен Яңа ел ул – нәрсә? Биредәге исемлектән үз кәефеңә туры китереп, Яңа елга һәм Раштуа бәйрәменә багышланган фильмнарны сайлап кара. Югалтмас өчен, тизрәк саклап куй!

 

1. Мальчик по имени Рождество / A Boy Called Christmas, 2021

Бу фильмның кыскача эстәлеге мондый: Әтисен эзләп, кыю Николас эльфлар яшәгән тылсымлы илгә китә. Аның юлында кемнәр очрар? Авырлыкларны җиңә алырмы ул? Сорауларга җавапларны фильмда таба аласың.

2. Достать Санту / Get Santa, 2014

Раштуа бәйрәмен коткарыр өчен, әтисе белән малае болан Рудольфны табарга, еракка, Лапландиягә барырга, эльфлар төркеме белән танышырга һәм, ниһаять, Сантаны төрмәдән чыгарырга тиеш булачак.

3. Предпраздничная лихорадка / Holiday rush, 2019

Популяр радио-диджейны эшеннән кугач, ул апасы янына күчеп китәргә тиеш була һәм үзе белән 4 баласын да ала. Геройга проблемаларын хәл итәргә берәү дә булыша алмас кебек. Тик Раштуа җитү белән геройга иң якын кешеләре ярдәм кулы суза. Диджей эшендәге элеккеге дәрәҗәсен кайтара алырмы?

4. Рождественское наследие / Christmas Inheritance, 2017

Эллен әтисенең сәер шартын үтәсә, ул аның исеменә күп миллиардлы компанияне күчерәчәк. Эллен Раштуа хатларын Сноу Фолс  шәһәренә илтеп тапшырырга тиеш. Таныш булмаган җирдә кызга күп кенә кыенлыкларны җиңәргә, гади кешеләр дөньясы белән танышырга һәм үзенең чын мәхәббәтен табарга туры киләчәк.

5. Праздничный календарь / The Holiday Calendar, 2018

Талантлы фотограф кызның кулына борынгы Раштуа календаре эләгә. Бу календарь бер дә гади түгел, ул киләчәкне күрә ала. Бу тылсымлы календарь кызга нәрсәләр күрсәтер? Аның киләчәк тормышы нинди булыр?

6. Этим Рождеством / This Christmas, 2007

Ничә елга бер Витфилд гаиләсенең барлык балалары да яңа ел каникулларын үткәрергә дип өйләренә җыела. Тик бу гади гаилә җыены түгел. Тылсымлы бәйрәмнең үз серләре бар.

7. Рождество на двоих / Last Christmas, 2019 

Кейт – үз-үзенә ышанмый торган яшь кыз. Ул эльф булып киенеп, яңа ел бүләкләре кибетендә эшли. Кейт һәрвакыт күңелсез хәлләргә очрый, тик серле егет белән танышу аның тормышын үзгәртә. Бер карашка бу фильмның эчтәлеге бик гади кебек, әмма без сиңа барысын да сөйләп бетермибез. Күңелле дә, моңсу да булачак дип кенә ышандырып калабыз.

8. Необыкновенная история на Рождество / The Man Who Invented Christmas, 2017  

Яшь язучы Чарльз Диккенс күңелсез вакытлар кичерә: аның соңгы 3 китабын укырга да, чыгарырга да теләмиләр. Соңгы акчасына ул тагын бер романын язарга була. Тик урамда Раштуа, Яңа ел, димәк, могҗизалар булачак. Бәлки геройга бәхет елмаер әле.

9. Любите Куперов / Love the Coopers, 2015

Зур бәйрәм өстәле артында Шарлотта Купер гаиләнең дүрт буынын җыярга була. Бәйрәм алдыннан гаиләдәге кешеләр төрле гаҗәеп хәлләргә дучар була. Ә бәйрәмнән соң алар ызгыша ук башлыйлар. Җитмәсә, көтелмәгән кунаклар да килеп төшә. Өйдә булган хәлләрнең барысын да читтән Рэкс исемле эт күзәтә, аның бу вакыйгаларга үз фикере бар.

10. Новогодний корпоратив / Office Christmas Party, 2016

Геройның апасы, компаниянең вице-президенты энесенә филиалны ябарга кушып яный. Тик герой фирманы саклап калу өчен, Раштуа кичәсен уздырып, анда «зур» клиентны эләктерергә  планлаштыра. Әмма бәйрәм контрольдән чыга...

11. Добро пожаловать, или Соседям вход воспрещён / 2006

Кечкенә чакта күпләрегез бу комедияне карагандыр инде. Фильм күршеләр арасындагы сугыш турында бара.  Яңа ел алдыннан төп герой үз өен эчтән дә, тыштан да күп-күп кенә гирлянда, янып торган бизәкләр белән бизи. Бу күренеш аның күршесенә ошамый, шул сәбәпле алар арасында чын-чынлап сугыш башлана. Тик Раштуа, Яңа ел бәйрәмнәре кешеләрнең күңелләрен йомшартырга сәләтле, бәлки алар дуслашырлар да әле.

12. Крампус / Krampus, 2015

Шайтан Раштуа вакытында тәртип бозган балаларны җәзалый, бәйрәмнең ямен бетерә. «Крампус» куркыныч фильмнар рәтенә керә. Монда барысы да бар: ике мөгезле, тояклы шайтан да, кешеләрнең кинәт юкка чыгуы да, коточкыч тавышлар да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев