Логотип Идель
Бу – тема!

ФӘРИТ МӨХӘММӘТШИНЛЫ ДӘРЕС: НИЧЕК УЗДЫ?

15-20 февраль көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә  парламент дәресләре узды. Аларның төп үзенчәлеге – дәресләрдә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасыннан депутатлар катнаша. Казан шәһәренең 6нчы гимназиясе укучыларына аеруча бәхет елмайды. Алар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Әлеге үзенчәлекле дәрестә без дә булдык.

Парламент дәресенең максаты - укучыларда актив гражданлык позициясе тәрбияләү, аларның сәясәт һәм хокук өлкәсендә белемле булуларын тәэмин итү. Мондый дәресләр инде 2009 елдан бирле оештырыла. 2021 ел республикада «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елы дип игълан ителде. Шул уңайдан гимназиядә узган дәреснең темасы «Татарстан – уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы» булды.

Дәрес алдыннан Дәүләт Советы рәисенә һәм килгән кунакларга мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Беренче тукталыш – концертлар залы. Анда укучылар Г.Камалның «Беренче театр» әсәрен сәхнәләштерде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтмешли, алар моны чын артистларча башкарды. «Бүген үк Г.Камал театры сәхнәсенә менгереп бастырырга була» , - диде ул алар турында. Мәктәп директоры Баклашова Ольга Николай кызы аңа җавап итеп: «Әле безнең мәктәптә татар гына түгел, рус, инлиз театрлары да бар», - диде.

Киләсе тукталыш – кул эшләре күргәмәсе. Гимназия укучылары җыен юк-бардан бик оста итеп картиналар ясый икән. Сынган кашык, йомырка кабыклары, ручка капкачы – берсе дә читтә калмый!

Гимназиянең «Эзләү отряды» («Поисковый отряд») бар. 2011 елда гимназия укучылары беренче тапкыр Ленинград өлкәсенә экспедициягә барган. Аннан соң тагын берничә шундый экспедиция оештырылган. Алар тарафыннан билгесез югалган солдатларның бик күп шәхси әйберләре табылган. 30лап кешенең шәхесе ачыкланган.

Парламент дәресен гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Зелепукина Людмила Георгий кызы алып барды. Аның янып торган күзләреннән үз фәнен, укучыларын нык яратуы күренеп тора. Шуңа күрә укучылары да бик актив, кызыксынучан булып чыкты.

Дәрестә укучылар төрле темаларга үзләренең проектларын яклады. Мисал өчен, 11В сыйныф укучысы Венера Төхвәтуллина һәм аның командасының проект темасы – «Гаилә кыйммәтләрен саклау» иде. Бу турыда ул:

– Проектыбызны әзерләүгә 2 атна вакыт китте. Бергәләп кызыклы материал тупладык, презентация әзерләдек. Фәрит Хәйруллович бик әйбәт кешегә охшаган, ул яшүсмерләрне аңлый кебек тоелды. Безнең ничек яшәгәнебез, укыганыбыз белән кызыксына. Аның безнең мәктәпкә килүе бик зур сөенче булды. Чыгышын да бик кызыксынып тыңладык, - дип сөйләде.

Шулай ук укучылар Татарстан экологиясе, милли аш-сулар, тарихи урыннар турында да проектлар әзерләгәннәр.

Фәрит Хәйрулла улы аларның барысын да бик игътибар белән тыңлаганнан соң болай диде:

– Людмила Георгиевна, сез – бик үзенчәлекле мөгаллим! Шундый күңелле, рәхәт итеп дәрес уздырдыгыз. Укучыларыгыз белән бергә бик зур эш башкаргансыз.  Безнең чыннан да горурланырлыгыбыз бар. Мин дөнья буйлап, Россия буйлап бик күп сәяхәт итәм. Татарстанга һәрчак сагынып, шатланып кайтам. Шушы проектларыгызда сез безнең күпмилләтле республикабызның тарихын да, мәдәниятен дә чагылдыра алгансыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев