15-20 февраль көннәрендә Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре узды. Аларның төп үзенчәлеге – дәресләрдә Дәүләт Советы, Дәүләт Думасыннан депутатлар катнаша. Казан шәһәренең 6нчы гимназиясе укучыларына аеруча бәхет елмайды. Алар белән очрашуга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Әлеге үзенчәлекле дәрестә без дә булдык.