Логотип Идель
Бу – тема!

EXTR@, FRIENDS, SHERLOCK: ИНГЛИЗ ТЕЛЕН СЕРИАЛЛАР АША ӨЙРӘНӘБЕЗ

Язмада инглиз телен камилләштерергә теләүчеләр өчен махсус сериаллар тупладык. Нәкъ менә алар күп кенә яшүсмерләргә инглиз телендә сөйләшергә, яңа сүзләр һәм диалектлар белән танышырга булыша.

Башта кайчан да булса рус телендә караган сериалны сайларга киңәш итәбез. Үзеңнең иң яратып карый торган сериалыңны сайласаң да була. Алай әз булса да сүз нәрсә турында барганын аңлаячаксың. Бөтенләй инглиз телен белмәсәң, аларны баштарак субтитрлар белән карарга була. Бәлки түбәндәге исемлектә инде сиңа таныш сериаллар да бардыр.

Extr@

Бәлки кайчан да булса мәктәптә инглиз теле дәресләрендә бу сериалны караганың булгандыр? Гадәттә, аны берничә телдә күрсәтәләр. Бу сериал бөтенләй дә инглиз телен белмәүчеләргә туры килә. Һәр серия  ниндидер аерым темага багышланган, шуңа күрә яңа сүзләр өйрәнү мөмкинлеге артканнан арта. 

Friends / Друзья

Беренчедән, бу сериалда ниндидер авыр терминнар юк. Биредә тормышчан темаларга багышланган сөйләшүләр бар, һәм алар дустанә тон белән җиткерелә. Икенчедән, бу сериалда гади җөмләләр кулланалар. Тик шул ук вакытта геройларның сөйләме фразеологизмнар һәм американлыларга гына хас шаярулар белән тулы. Гомумән, «Друзья» сериалын дәресләрдә, инглиз телен өйрәтүче Youtube  каналларында кулланалар.

Одинокие сердца /  The O.C., Холм одного дерева / One Tree Hill

Телне өйрәнә генә башлаучыларга болар шәп вариант. Биредә дуслык, мәхәббәт һәм мәктәп темаларына багышланган эпизодлар күрсәтелә. Сөйләм ягына килгәндә, геройлар тиз, ләкин гади итеп сөйләшә, авыр төзелешле җөмләләр кулланмый диярлек.

Дисней каналы сериаллары

«Все тип-топ, или жизнь Зака и Коди», «Ханна Монтана», «Волшебники из Вейверли Плэйс» кебек сериаллар ярдәмендә сөйләм дәрәҗәсен үстерә аласың. Аларда да җөмләләр гади һәм үзенчәлекле, фәнни терминнарсыз.

Шерлок / Sherlock

Бу инде инглиз телен яңа гына өйрәнә башлаганнар өчен түгел. Сериалда Британия акценты сизелә, шунлыктан кемнәргәдер телне аңлау бәлки авыррак та булыр. Төп геройның сөйләме бик тиз, беренче серияләрдә аңлау бигрәк тә кыен.

Теория большого взрыва / The Big Bang Theory

Фәнни терминнарның склады дисәк тә буладыр. Биредә физика, химия, биология фәннәре белән бәйле сөйләшүләр еш очрый. Инглиз телен яхшы белгән кешеләр генә тәрҗемәсез яки субтитрларсыз карый алыр моны, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев