Логотип Идель
Бу – тема!

ЭШЛӘҮ, БЕЛЕМ БИРҮ КУРСЛАРЫ ҺӘМ БАШКАЛАР: ҖӘЙНЕ ФАЙДАЛЫ ҮТКӘРҮ ЫСУЛЛАРЫ

Җәй – студентлар һәм мәктәп укучылары өчен иң көтеп алынган чор. Вакыт күп, нәрсә эшлисең килә, шуны эшли аласың. Тик җәйнең гомере кыска, шуңа күрә аны файдалырак үткәрергә тырышырга кирәк. Язмада вакытны кирәкле итеп уздыру ысулларын җыйдык.

Чит тел өйрәнү

Шәхсән мин үзем ел да берәр чит тел өйрәнә башларга вәгъдә итәм. Тик аңа һәрчак ялкаулыгым комачаулый. Минем кебек булма: үзең кирәк дип санаган һәм бик белергә теләгән телне бу җәйдә өйрәнә башла. Син аны сериаллар аша да үзләштерә аласың, без бу турыда инде күп тапкырлар яздык.

Эшкә урнашу

Мөстәкыйль һәм әти-әниләрдән бәйсез булырга теләсәң, бу ысул сиңа туры килә. Үз акчаларың булу рәхәт бит. Казанда яшәсәң, кызыклы тәкъдимнәр табу җиңелрәк тә булачак әле. Аңлашыла инде, студент яисә мәктәп укучысын ниндидер текә компаниягә тиз генә алмаячаклар, ләкин син, мәсәлән, реклама, кәгазьләр таратып,  курьер, кибеткә консультант булып урнаша аласың. Үзең яшәгән район һәм авылда да таныш-белешләр аша эшкә урнашырга мөмкин. Авыл кибетенә сатарга сине рәхәтләнеп алачаклар.

Стажировка үтү

Эшкә урнашкач, хезмәт хакы түләнә, ә стажировка белән башкачарак. Ул билгеле бер өлкәдә белем, тәҗрибә алуны күздә тота. Шуңа күрә иң мөһиме – сиңа нинди шөгыль охшаганын ачыклау. Мәсәлән, әгәр син мәкаләләр язарга яратсаң, үзеңне бу өлкәдә рәхәтләнеп сынап карарга мөмкин. Үз күнекмәләреңне ныгыту өчен бу шәп вариант!

Имиджны үзгәртү

Җәй көне үзеңнең кыяфәт, стилеңне үзгәртеп карарга була. Ләкин кардиналь үзгәрешләр кертеп, аннан елап утырасы гына булма. Кием-салымнан башласаң әйбәтрәк. Шкафыңда беркайчан да кимәячәкмен дигән киемнәр ятса, алардан тизрәк арын яисә, осталыгың булса, яңа әйберләр тегеп кара.

Онлайн-курслар узу

Югары белемсез дә ниндидер һөнәрне үзләштереп булганын син инде яхшы беләсеңдер. Бүгенге көндә SMM-белгеч һөнәре бик популяр. Шулай ук дизайн, программалаштыру да төшеп калганнардан түгел.

Спорт белән шөгыльләнү

Җәй көне өйдә ятасы килмәгәнен бик әйбәт беләбез. Җылы, кояшлы көндә саф һавада спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек һәм кәеф өчен бик яхшы. Әгәр син спорт яклы түгел икән инде, роликларда, велосипедта йөреп, йога белән шөгыльләнә аласың.

Яңа сериаллар карый башлау

Мәктәптә, университетта укыган вакытта сериаллар карарга вакыт юклыгын аңлыйм. Җәй моны төзәтер өчен – иң туры килә торган вакыт. Сериалларны оригиналда карасаң, ике куянның койрыгын бергә тотачаксың: рәхәт итеп вакыт та үткәрәсең, чит телне дә үзләштерәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев