Логотип Идель
Бу – тема!

ЕЛАУ ФАЙДАЛЫ?

Елаган кешене эмоциональ яктан тотрыксыз дип саныйлар. Шушы фикер нәтиҗәсендә күпләр үз хисләрен эчкә җыярга мәҗбүр. Тик бу кешенең психикасына, сәламәтлегенә зыян китерә. Күз яшьләре белән организмнан начар энергия чыга, кеше тынычланып кала.

Психологлар әйтүенчә, елау – файдалы шөгыль. Шулай булгач, әйдәгез елауның файдалы якларын санап алабыз:    

1. Күз яшьләре токсиннарны чыгара.

2. Стрессны киметә.

3. Елагач, күңел бушап кала.

4.Яшьләр якыннарыбыз белән мөнәсәбәтләргә уңай йогынты ясый (күз яшьләре яраткан кешеләребез белән якынайта, ачылып сөйләшергә ярдәм итә)

5. Авыртуны баса.

6. Йоклап китәргә булыша.

7. Кәефне күтәрә.

8. Нервларны тынычландыра.

9. Кан басымын нормальләштерә.

10. Ә иң мөһиме – елау гомерне озынайта.

Беркайчан да «елама!» димәгез

Якыннарыбыз елаган вакытта беркайчан да: «Елама, җитте инде!» – дияргә ярамый. Елаучы кеше белән бик сак булырга кирәк: ул сездән хәленә керүне көтә. Шуңа күрә аны тынычландырырга ашыкмагыз, ул үзенең хисләрен, борчуларын күз яшьләре белән чыгарып бетергәнче янында булыгыз. 

Ә бу кызык!

– Без гомер буена 70 литрга якын күз яше түгәбез.

– Хатын-кызлар ир-атларга караганда 5-6 тапкырга күбрәк елый.

– 40 % кеше ялгызы калып еларга ярата.

– Ешрак кешеләр кич белән, 18:00-20:00 сәгатьләрдә елый.

– 49 % хатын-кыз атнага бер тапкыр булса да елый.

– Кешеләрнең күз яшьләре кар бөртеге кебек үк уникаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев