Логотип Идель
Бу – тема!

ЭКОТУРИЗМ: 5 ПОПУЛЯР ЮНӘЛЕШ

Син еш сәяхәт итәсеңме? Пляжда ял итү, экстремаль туризм, экотуризм... Син ниндирәк сәяхәт төрләренә өстенлек бирәсең?  Хәзерге вакытта гадәти сәяхәткә караганда, экотуризм бигрәк тә популярлашып бара. Ул табигатькә чыгу гына түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклау да әле. Экотуризм гадәти көнкүрештән һәм проблемалардан арынып, үз көчеңне һәм чыдамлылыгыңны тикшерергә ярдәм итә. Экосәяхәтнең берничә юнәлеше белән әлеге язмада таныштырып китәрбез.

Кемпинг

Бәлки әле кемпингларның нәрсә икәнен белмәүчеләр бардыр. Аны автотуристлар өчен җәйге лагерь дисәк тә була. Биредә бөтен кирәкле әйбер, шулай ук, палаткалар куяр өчен, җайлы урын да бар. Сүз уңаеннан, кемпинглар Татарстанда, бигрәк тә Казанда популяр була башлады. Башка илләрдә, Абхазия, Грузия һәм Кыргызстанда да ул туристларны җәлеп итә.

Глэмпинг

Кемпинг белән «туганнар». Монда табигатьтә ял итү мөмкинлеге белән кунакханә уңайлылыгы берләшкән. Тирә-юньдә кыргый табигать булса, глэмпингта – гадәти уңайлылык. Шәп бит?

Хайкинг 

Әйе, бу инде өченче ИНГка тәмамланган сүз. Бу җәяү йөрү дигәнне аңлата. Еш кына, хайкинг – авылда, кайвакыт шәһәр җирендә сәламәтләндерү һәм танып-белү максатлары белән сәфәр кылу. Әлеге туризм юнәлеше бигрәк тә Красноярск шәһәрендә үсеш алган. Җәяү йөреп, барлык матурлыкны, кызыклы урыннарны танып-белү ничек рәхәт!

Треккинг 

Бер көннән артык кирәк-яраклар белән җәяү сәяхәт итү дип тасвирлана. Кагыйдә буларак, туристлар тау җире буенча хәрәкәт итә. Барган маршрут буенча бөтен көнкүреш шартлары булган махсус территорияләр кала. Анда палаткалар куярга рөхсәт ителә.

Авыл туризмы

Агротуризм яисә авыл туризмы барыбыз өчен дә таныш һәм якындыр, әйеме? Туристлар авылдагыча яшәү рәвеше алып бара, авыл мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныша, авыл хезмәтендә катнаша. Димәк, ял саен Казаннан авылга кайтасы булганда, без сәяхәткә барабыз? Шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев