«ЭКОНОМИКС», «АННА ФРАНК КӨНДӘЛЕГЕ» : ФАЙДАЛЫ ҺӘМ КЫЗЫКЛЫ КОМИКСЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Син комикслар укырга яратасыңмы? Хәзерге көннәрдә сыйфатлы комикслар күбәйде. Аларны бертуктамый укыйсы гына килеп тора. Бәлки бик тиздән алар күп битле повесть һәм кискен сюжетлы әдәби триллерлар белән бер киштәдә тора башлар әле. Кыскасы, язмада без иң кызыклы дип санаган комиксларны җыйдык. Тик биредә популяр булган Marvelны күрмәячәксең, чөнки ул комикслар турында инде һәрбер кеше белә.

Экономикс / Майкл Гудвин, Дэвид Бах, Джоэл Бакан

Укучылар, студентлар һәм өлкәннәр әлеге китап белән кызыксыначак. Гади иллюстрацияләр һәм диалоглар ярдәмендә ул укучыларны икътисад, финанслар өлкәсендәге катлаулы төшенчәләр белән таныштыра. Икътисад нидән башлануын, аның төрле факторлар йогынтысында ничек үзгәрүен һәм аны киләчәктә нәрсә көткәнен аклы-каралы битләрдән белә алачаксың.

Дневник Анны Франк / Анна Франк, Ари Фольман, Дэвид Полонски
Бу Холокост корбаннары турындагы иң күп укыла торган китапның (көндәлекнең) комикс форматы. Көндәлекне 13 яшьлек Анна алып бара. Ул 3 ел әти-әнисе белән алманнардан качып яшәргә мәҗбүр була. Монда язылганнар һәр яшүсмер кызга да хас булган темаларга уйланулар һәм Икенче бөтендөнья сугышының дәһшәтле елларының дәлиле булып тора.

Дети капитана Гранта / Алекси Нэм

Танылган Жюль Верн әсәренең комикслар версиясендә геройлар хайваннар образында сурәтләнгән. Бу һәрберебез өчен дә таныш булган тарихны бөтенләй яңача күрергә ярдәм итәчәк. Матур һәм гаҗәеп иллюстрацияләр исә «Дункан» корабын һәм капитанны эзләү мизгелләрен чынбарлыкта күрсәтә сыман.

Как создать сайт / Нейт Купер

Ким – рәссам. Тик эшкә урнашыр өчен, аңа үз портфолиосын булдырырга кирәк. Ярдәм сорап кыз профессионалга мөрәҗәгать итә. Ул аны HTML һәм CSSка, шулай ук веб-сайт булдырырга өйрәтә. Шунысы кызык, комиксны IT-маркетинг өлкәсендәге белгеч Нейт Купер язган, ә аңа рәсемнәрне рәссам кыз, ягъни Ким ясаган.

Детектив Энола Холмс / Серена Бласко

14 яшьлек кыз югалган әнисен табарга теләп, Лондонга килеп эләгә. Детектив табышмаклар һәм серле вакыйгалар белән тулы. Һәм аларны укучыларга төп герой белән бергә хәл итәргә туры киләчәк.

Нейрокомикс / Хана Рос, Маттео Фаринелла

Китапның үзенчәлеге нәрсәдәме? Аны галим-нейробиологлар язган. Биредә төп герой үз баш мие буенча гаҗәеп маҗарага эләгә. Иллюстрацияләр һәм гадәти булмаган сюжет ярдәмендә башыбызда ниләр барлыгын җиңел генә аңлый аласың.

Как устроено кино / Эдвард Росс

Автор комиксны укучыларны зур сәяхәткә чакыра. Ул кино фанатына хас булган дулкынландыргыч интонация белән кинематография серләре белән таныштыра. Биредә кино төшерүнең барлык нечкәлекләрен, яраткан фильмнарның ничек ясалганын һәм, гомумән, кино буенча кызыклы фактларны белергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАТЫРЛАР ТУДЫРГАН АНА
810
0
0
Иҗат
БАТЫР БЕЛӘН ЙОЛДЫЗ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
1637
0
2
Иҗат
ТУГАН КӨН
2028
0
1