Логотип Идель
Бу – тема!

«ДУСЛАРЫМ ЮК»: 20 ЯШЬТӘН СОҢ НИЧЕК ДУСЛАР ТАБАРГА?

«Мин шундый бәхетле, чөнки мин бүген үз дусларымны таптым...

 Алар минем башымда»

Nirvana – Lithium

Күптән түгел редакциябезгә бер хат килеп төште. Анда журналыбызны укучы 23 яшьлек кыз дуслар таба алмаудан зарланып язган. Ул үзен аралашучан, күңел ача белә торган кеше итеп тасвирлый. Ләкин, моңа карамастан, аның дуслар эзләү тәҗрибәсе уңышсыз. Шуңа күрә бу язмада без укучыбызга дуслар табу буенча киңәшләр биреп узарга булдык.   

Алёна (психолог):

Мондый сорауны үземнең Instagramда сорау – җавап  рубрикасында бик еш күрәм. Шунысын билгеләп үтәсем килә: минем тормышымда күп еллар бергә булган бер генә балачак дустым да юк. Мин гомерем буе үзгәрәм, үсәм, яңа үрләр яулыйм, һәм, әлбәттә, әйләнә-тирә мохит тә үзгәрә. Дуслар табар өчен, тормышыңны үз кулларыңа алырга кирәк: кем белән аралашырга, эшләргә, яшәргә теләвеңне билгелә. Соңыннан бу кешеләрнең буш вакытларын кайда үткәрүләрен бел, алар йөри торган секцияләрдә, чараларда, коворкингларда бул. Ә иң мөһиме – танышуны үзең башла. Мин кешеләр белән урамда еш кына үзем танышам.

Алия (32 яшь)

Яңа дусларны берничек тә табып булмый, яшь барган саен алар югала. Курслар, секцияләр – болар барысы да аралашуга китерергә мөмкин, әмма ул шушы  курсларда гына булачак. Эшләгән җиреңдә аралашуны социаль челтәрләрдәге дуслыкка күчерергә тырышып карасаң гына инде...

Юлия ( 23 яшь)

Кемгә, ничек бәхет елмая инде. Әгәр син эшлисең икән, коллективның яше зур роль уйный. Әйтик, син һәрвакыт 20-30 яшьтәгеләр белән булсаң, алар белән дуслашып китәр өчен шансларың арта. Мин үзем хәтта транспортта барганда да танышырга яратам.

Елена (25 яшь)

Миндә дә шундый ук проблема. Бөтенләй дуслыкка ышанмый башладым инде. Хәзер дуслык дип, бергә вакыт уздыруны, бер-береңә борчуларың турында зарлануны атыйлар. Тик авыр минутларда бу кешеләр югалалар шул. Миңа калса, үз-үзең белән генә булырга өйрәнә башларга кирәк: үзең белән генә күңел ачарга, кая да булса барырга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев