Логотип Идель
Бу – тема!

ДУСЛАР БЕЛӘН УЙНАР ӨЧЕН ГАҖӘЕП ӨСТӘЛ УЕННАРЫ

Дусларың белән зур-зур төркемнәргә җыелган вакытта, нишләргә микән дип, баш ватасыңмы? Күңел ачар өчен бергәләшеп уеннар уйнау – иң текә идея! Гади балалар уеннары һәм 1000 ел элек уйнаган «Монополия» дип уйларга ашыкма. Вакытны күңелле уздырыр өчен, без сиңа заманча өстәл уеннары тәкъдим итәбез!

«ЭКИВОКИ» уены

Кайвакыт иң тыныч, иң тыйнак дусларны да дәртләндереп җибәреп була. Беләсеңме ничек? «Экивоки» уены бу бурычны башкарып чыга алачак! Әлеге уенда авыз да ачмый, әйтергә теләгән сүзеңне җиткерергә кирәк. Монда төрле ишарәләр, рәсемнәр, хәтта пластилин ярдәмендә сүзне аңлатып биреп була. Кызык, озак һәм күңелле уенга рәхим ит!

«УЖАС АРКХЭМА» уены

Детективлар яраткан кешеләргә бу уен ошаячак. Биредә уенчыларга Аркхэм шәһәренең коточкыч серләрен чишәргә туры киләчәк. Уенның һәр секундында интрига, уенчылар һәрвакыт барысына да әзер булып торырга тиеш. Карталарда язылган текстлар исә серле һәм куркыныч атмосфера бүләк итәчәк! Бер тартма уен 1-2 кешегә исәпләнгән. 3-4 кеше уйный алсын өчен, ике тартма сатып алырга кирәк.

«ИГРА ПРЕСТОЛОВ» уены

Син бу сериалны карадың, шулай бит? Ә хәзер менә аның уенын тәкъдим итәсе килә. Монда «Җиде Патшалык»тагы хакимият өчен көрәшергә, җир, манараларны яулап алырга һәм Тимер тәхеткә утырырга тырышырга кирәк. Сериалның фанатларын бу сценарий битараф калдырмаячак.

«НЕФАРИУС» уены 

Үзеңне һәм дусларыңны бер тиле галим итеп тоярга һәм дөньяны яуларга телисеңме? Ул чакта «Нефариус»ны уйнарга киңәш итәбез: монда башка галимнәр артыннан күзәтеп, акча эшләп һәм куркыныч экспериментлар үткәреп була. Монда боегып утырырга вакыт калмаячак!

«ПРАВДА ИЛИ ДЕЛО» уены

«Дөреслек яисә гамәл?» уенын уйнаганың бармы? Әлеге уен аны хәтерләтә дә инде. Һәр картада сорау һәм гамәлләр бирелгән, бернәрсәне дә үзеңә уйлап табасы юк. Тик шунысы әзрәк куркыта: биремнәр төрле, хәтта кайвакыт бөтенләй көтелмәгәннәре дә яңгырарга мөмкин.

«ИМАДЖИНАРИУМ» уены

Имаджинариум 6 яшьтән алып 100 яшькә кадәрге кешеләр өчен туры килә. Уенчыларның яшь аермасы никадәр зуррак булган саен, уен шулкадәр кызыграк булачак! Биредә гадәти булмаган һәм сәер рәсемнәр буенча ассоциацияләр уйлап табарга һәм башка уенчыларның ассоциациясен дә белергә туры киләчәк.

«Коррупционер» уены

Икътисади уеннар мантыйклы фикерләүне үстерә, эшмәкәрлек күнекмәләренә өйрәтә. Тик алар барысы да бер үк төрле һәм классик «Монополия»га охшаш дип уйлама. Әйтик, «Коррупционер» да үз табышыңны ялганлап һәм шантажлап алырга туры киләчәк. Монда төп максат – мөмкин кадәр күбрәк акча эшләү һәм шәһәр казнасын чистарту.  

«СВИНТУС» уены

Уен дуңгызлар офисын күзаллый. Монда уяу булырга һәм берәүгә дә ышанмаска киңәш ителә. Чөнки хәйләкәр уенчылар сиңа гел зыян салырга гына әзер булып торачак. Әлеге өстәл уенында катнашкан вакытта бик күп төрле кызыклы хәлләр күзәтелә. Ләкин шунысы да бар: иң якын кешеләр арасында хәтта җәнҗал да чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев