Логотип Идель
Бу – тема!

ДУС КЫЗЛАР БЕЛӘН НИЧЕК КҮҢЕЛЛЕ ВАКЫТ УЗДЫРЫРГА? 5 ЫСУЛ

Сәлам! Дус кызлар белән көн дә диярлек каһвә алып, паркта йөреп туйсагыз, сезгә нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Юкса мөнәсәбәтләр күңелсез була башлаячак. Дуслыкка яңа сулыш өрә торган 5 шөгыль тәкъдим итәбез.

УРТАК СӘЯХӘТКӘ БАРЫГЫЗ

Шимбә, якшәмбегә ике көнлек тур планлаштырыгыз. Сүз әллә кая еракка бару турында бармый. Үз шәһәрең, районыңнан ерак булмаган җиргә кузгалырга мөмкин. Әйтик, Казан тирәсендә яшәсәгез, электричкага утырып та, ниндидер матур һәм күңелле сәяхәткә юл алырга була.

АРТ-ТЕРАПИЯ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕГЕЗ

Хәзер яшүсмерләр һәм, гомумән, яшьләр арасында психологик хоббилар популярлашты. Алар тынычланырга, үзеңне аңларга һәм ял итәргә яхшы булыша. Иң якын дустың белән арт-терапиягә барыгыз, икегез ике төрле рәсем ясагыз һәм чагыштырыгыз. Шуннан соң бер-берегезнең курку, борчулары белән уртаклашырга мөмкин.

ЯРАТКАН СЕРИАЛЫГЫЗНЫ КАРАП, АШАРГА ПЕШЕРЕГЕЗ

Әгәр сез һаман да дус кызыгыз белән тәм-том пешереп карамагансыз икән, вакыт җитте! Серләр белән бүлешеп, фонга яраткан сериалны кушып, берәр тәмле ризык әзерләгез. Сүз уңаеннан, әгәр дә сезнең әлегә яраткан сериалыгыз юк икән, сезгә берничәне тәкъдим итәбез: «Отчаянные домохозяйки», «Милые обманщицы», «Очень странные дела», «Зимородок».

ВОЛОНТЕРЛЫК БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕГЕЗ

Бергәләп мондый игелекле эш белән шөгыльләнү сезнең дуслыгыгызны тагын да көчәйтәчәк. Моның өчен «Добро.РФ» сайтына күчеп, ярдәм сораучы кешеләргә булышырга мөмкин.

БЬЮТИ КИЧ

Кызлар, дөресен әйтик, без барыбыз да фильмнардагы пижамалы кичәләрне чынга ашырырга телибез. Макияж ясап, матур киемнәрне киеп, коктейльләр, пицца әзерләп, күңелле кич уздырсагыз, менә дигән булачак! Шулай ук матур-матур фотолар турында да онытмагыз.

Рәсем: «Freepil.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев