Логотип Идель
Бу – тема!

«ДӨРЕСЛЕК ЯИСӘ ГАМӘЛ?» («ПРАВДА ИЛИ ДЕЙСТВИЕ?») УЕНЫНА КЫЗЫКЛЫ БИРЕМНӘР

Синең үз гомереңдә бер генә тапкыр булса да Дөреслек яисә гамәл/Правда или действие уенын уйнап караганың бардыр. Булмаса, безнең язмада син ул уенның кагыйдәсе һәм кызыклы биремнәре белән таныша аласың. Ял көннәрендә дуслар белән кичләрен күңелсезләнеп утырмач өчен, бу шәп вариант!

Уенның кагыйдәсе:

Бер уенчы икенчесеннән уенның башында «Дөреслекме, гамәлме?», дип сорый. Әгәр уенчы дөреслекне сайласа, ул сорауга җавап бирә, гамәл булса, берәр төрле бирем үтәргә тиеш була.

Кызыклы сораулар:

Бу бүлмәдә булучы кешеләрдән сиңа кайсысы күбрәк ошый?

Соңгы тапкыр кемгә гашыйк булдың?

Иң якын дустың дип кемне әйтер идең?

Безнең дуслыгыбызда сиңа нәрсә ошамый?

Мине беренче тапкыр күргәч, нәрсә дип уйладың?

Синең беренче мәхәббәтеңнең исеме?

Синең белән булган иң хурлыклы вакыйга?

Янган өйдән иң беренче итеп безнең арадагы кайсы кешене коткарыр идең?

Берәр без белмәгән серең бармы? Булса, сөйлә.

Иң зур хыялың нинди?

Кызыклы биремнәр:

Инстаграмыңдагы аккаунтка хурлыклы фото яисә сториз керт.

Тәрәзәдән яраткан кешеңнең исеме белән «мин сине яратам...!» дип кычкыр.

Бер аш кашыгы соя соусын эчү.

2 см чәчеңне кис.

Чит номерга шалтыратып сөйләш.

Урамга чыгып үткән кешеләргә 3 ахмак сорау бир.

Әниеңә/әтиеңә шалтыратып: «Әни / Әти, мин телевизорны ваттым» дип әйт.

Бүлмәдәге кеше белән кочаклаш.

Тозлы кыяр белән шоколад аша.

Кара маркер белән маңгаеңа «Мин – җүләр» дип яз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев