Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ МӘКТӘПЛӘРЕ ТУРЫНДА КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

Илебездәге уку елы тәртибе, мәктәпләр турында барысын да беләбез инде. Ә менә чит илләрдә алар ниндирәк микән? Әлеге язмада без шул турыда кызыклы фактлар тупладык.

1. Голландиядә барлык балалар да мәктәпкә үзләренең дүртенче туган көннәрендә йөри башлыйлар, шуңа күрә класста һәрвакыт яңа укучы булып тора.

2. Россиядә беренче мәктәп Петр I заманында барлыкка килгән һәм анда 12-17 яшьлек малайлар гына укыган.

3. 19 гасырда мәктәптә укучы балаларның каникуллары бөтенләй булмаган. Укучылар бары тик уңыш җыю вакытында гына ял итә алганнар.

4. Дөньяның 43 илендә уку елы 1 гыйнварда, 16 илдә март аенда башлана. Япониядә исә балалар апрельдә укый башлый, ә Германиядә – август яки сентябрь айларында. Шунысы кызык, 1 сентябрь көнне уку елы барлыгы 123 илдә башланып китә икән.  

5. Германиядә зур ак песи формасындагы мәктәп эшли. Укучылар бинага песинең авызы аша керә. Ә песинең койрыгында алар өчен тау ясалган.

6. Ә менә Бангладешта 100 дән артык мәктәп көймәләрдә урнашкан. Ел саен Бангладешта су басулар күзәтелә һәм меңләгән укучы мәктәпкә йөри алмый. Шуңа күрә көймә рәвешендәге мәктәпләр төзү ихтыяҗы туган да инде.

7.Иң биектә урнашкан мәктәп турында ишеткәнегез юктыр әле. Пхумачангтангдагы башлангыч мәктәп дөньяның иң югарыда салынган мәктәбе булып санала. Ул диңгездән 5373 метр биеклектә тора.

8. Иң-иң «карт» мәктәп беләсезме кайда? Англиянең Кентербери шәһәрендә. Әлеге королева мәктәбе 597 елда салынган.

9. Япония мәктәпләрендә укучылар үзләре җыештыралар, хәтта төшке ашны да әзерлиләр. Анда ашханәләр юк икән.

10. Дөньяның иң кыйммәтле мәктәбе исемлегендә исә  «Халыкара леди һәм джентльменнар мәктәбе» беренче урында тора. Бер ай уку монда 80000 доллар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев