Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕВИЧНИК, ФОТОСЕССИЯ, ОСТАХАНӘ: 8 МАРТКА НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

8 март – якын кешеңне сөендерү өчен тагын бер сәбәп. Яраткан әниеңне, апаң/сеңлеңне, якын кешеңне һәм дус кызларыңны ничек котларга белмисеңме? Язмада язның иң җылы бәйрәменә популяр бүләкләр исемлеген әзерләдек. Тизрәк алар белән таныш! 

Чыбыксыз колакчыннар

Музыка тыңларга һәм телефоннан сөйләшергә яраткан кыз өчен иң яхшы бүләк. Күп колакчыннарда тышкы тавышны киметү системасы эшли, шуңа күрә үзең теләгән сыйфатлы тавыш белән ялгыз калырга мөмкинлек бар.

Майлы буяулар белән рәсем ясау

Яшьләр арасында рәсем ясау кебек остаханәләргә бару бик популяр. Бу бүләк бөтен бәйрәмнәр өчен дә яхшы вариант. Бирегә дустың, иң якын кешең белән барырга һәм күңелле вакыт үткәрергә мөмкин. Иҗат белән бәйле шөгыльләр кәефне яхшырта, ми эшчәнлеген активлаштыра һәм яшерен потенциалыңны ачарга мөмкинлек бирә.

Бенто-торт

2023 елда бу кечкенә «мимимишный» бүләккә, узган елдагыга караганда, биш тапкырга күбрәк заказ бирелә икән. Бер дә гаҗәп түгел, чөнки мондый баллы бүләк яшьне дә, картны да битараф калдырмый. 8 март өчен идеаль!

Девичник

Шулай ук 2023 елда матурлык «девичник»лары да популярлык казана. Моны инде дус кызлар белән уздырырга мөмкин. Бу кичәләрдә гадәттә кызлар бер-берсенә макияж ясый, аннары фотосессия үткәрә. Дуслар белән җыелып, тагын да якынаер өчен әйбәт ысул бу! 8 мартны үзегезгә генә багышлагыз, кызлар J

Фотосессия

Истәлеккә якыныңа язгы назлы фотосессия бүләк итәргә була. Кызлар социаль челтәрләргә куярга фото була, дип бик-бик сөенәчәк. Шулай ук парлы фотосессия дә оештырырга мөмкин.

Китап

Китап – иң яхшы бүләк! Әйе, әлбәттә, тик әгәр дә ул кеше укырга яратса гына. Бүләккә китап сайлаганда, яхшылап ул кешенең кызыксынуларын ачыкларга киңәш итәбез. Нәрсә алырга белмәгәнлектән генә китап алырга уйласаң, аның караңгы шкафта тик ятуы бар.

Косметика кибетенә сертификат

Беренчедән, бу – универсал бүләк, һәм эзләп вакыт та уздырасы юк. Икенчедән, бик файдалы, чөнки ул кеше үзенә кирәк булган косметиканы алачак. Мондый бүләк төрле яшьтәге хатын-кызларга да ошаячак.

Бизәнү әйберләре

8 март белән котлап комплимент әйтү өчен, зәркән кибетләреннән берәр матур бизәнү әйберсен алырга кирәк. Бу комплимент бөтен бүләкләрне дә «каплаячак». Күп кенә кибетләрдә бәйрәм алдыннан ташламалар үткәрелә, шуңа күрә бик яхшы хакка матур һәм зәвыклы бүләк эләктереп калу ихтималы зур.

Ваза

Шәхсән үзем кичә генә бүләккә дип, интернет кибетләрдә бик күп һәм төрледән-төрле матур вазалар карап утырдым. Универсал, бөтен интерьерга да туры килгәненнәрен табу җиңел. Ассортимент чыннан да бик зур. Әмма ваза бүләк иткәч, чәчәк ягын да кайгыртырга кирәктер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев