Логотип Идель
Бу – тема!

ДЕТЕКТИВ, МӘХӘББӘТ, ХОРРОР ҺӘМ СИПКЕЛЛӘР: КАНИКУЛЛАРДА КАРАР ӨЧЕН 5 СЕРИАЛ

Бинджвотчер* ук булмасам да, минем шактый күп һәм төрле жанрлардагы сериаллар караганым бар. Сиңа шуларның иң кызыклыларын тәкъдим итәм.

«Люпен» (2021) – криминал, детектив, драма. Сенегалдан килгән иммигрант Ассан Диоп Луврда аукционга куелган кыйммәтле муенсаны урларга җыена. Тик ул моны акча өчен эшләми: 25 ел элек аның әтисен шушы муенсаны урлауда нахакка гаепләп, төрмәгә утырткан булалар. Ассанның максаты – әтисе өчен үч алу. Яшүсмер чагында ук ул – гомере буе тотылмыйча эш иткән карак Арсен Люпен турында китапларны йотлыгып укыган һәм аннан күп нәрсәгә өйрәнгән була. Хәзер ул үзенең китаптагы кумирына таянып эш итәргә җыена. Детектив тарихлар яратучылар өчен – менә дигән сериал.

«Нетипичный» (2017) – драма, комедия. Беренче карашка, 18 яшьлек Сэм гади яшүсмер кебек. Тик ул үзенчәлекле егет – анда аутизм. Ул – искиткеч белемле, аның яраткан җан иясе – пингвиннар һәм ул аларны энәсеннән җебенә кадәр белә. Тик кешеләр белән мөнәсәбәтләр кору – аңа әйтеп бетергесез авыр. Тәүге гашыйк булу – Сэм өчен генә түгел, ә гаиләсе өчен дә зур сынау булачак. Сериал гаилә, ярату, дуслык төшенчәләренең үзенчәлекле кеше тормышында чагылышын бик матур итеп, ипләп күрсәтә.

«Уэйн» (2019) – боевик, комедия. 16 яшьлек Уэйн үзенең дус кызы Дел белән Бостоннан Флоридага барырырга җыена. Үзе белән – нибары бер мотоцикл. Максаты – әтисенең үлеменә кадәр урланган иске Понтиак машинасын кайтару. Юлда аларга уртак тел табарга, бер-берсенә ачылырга, Делның гаиләсе белән каршылыкка керергә һәм күп маҗараларга юлыгырга туры киләчәк. Сериалда караңгы, тонык төсләр күп. Төп герой Уэйнның  кырыс, усал холкында яшеренгән искиткеч йомшаклыгы аны үзенә тарта. Персонажларның әкренләп ачылуы, бер-берсенә якынаюын күзәтү кызыклы.

«Очень странные дела» (2016) – фантастика, драма, хоррор. Бүгенге көндә бу сериал – Нетфликста иң популярларыннан берсе. Сюжет нигезендә – узган гасырның 80 елларында кечкенә бер шәһәрдә Уилл исемле яшүсмернең югалуы. Бу серле хәлне Уиллның якыннары белән бергә аның якын дусты Майк та чишәргә тели. Ул үзенең шәхси тикшерү эшен башлап җибәрә. Бу эшендә аңа караңгы көчләр белән очрашырга туры киләчәк. Сүз уңаеннан, сериал режиссёрлары башта Стивен Кинг әсәренә нигезләнгән «Оно» фильмына ремейк төшерергә теләгән булалар, тик соңрак кире уйлыйлар һәм шул рәвешле «Очень странные дела» сериалы идеясе туа. Димәк, Стивен Кинг фанатлары бу сериалны аеруча яратырга тиеш. 

«Энн» (2017) – драма. Сабый чагында ук әти-әнисез калган 13 яшьлек кыз үзен белгәннән бирле балалар йортында яши. Ялгышлык нәтиҗәсендә яңа гаиләгә килеп эләгүеннән соң җирән чәчле, сипкелле Энн тормышы 180 градуска үзгәрә. Яңа гаиләдә, яңа мәктәптә аны зур маҗаралар көтә. Бу сөйкемле кыз үзенең янәшәсендәге кешеләрнең тормышын да үзгәртәчәк. «Энн» –  үзенең атмосферасы белән кабатланмас, бик матур, ихлас сериал. Һәм, әйе, Энн – минем иң яраткан сериал персонажларының берсе.

*бинджвотчер – туктый алмыйча, баш-аягы белән чумып, сериал караучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев