Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТТӘН ТОРЫП ЭШЛӘҮГӘ КҮЧҮЧЕЛӘР ӨЧЕН 5 КАГЫЙДӘ

Карантин игълан ителү сәбәпле, күп кенә кешеләр читтән торып эшләүгә күчте. Беренче карашка, бу шәп кебек тоелса да, ияләшмәгән кеше өчен өйдә торып эшләү шактый авыр бирелә. Савыт-саба юып аласың, ашарга пешерәсең, тагын савыт-саба юасың... Инде тагын ашыйсы килә башлый. О телевизорда шәп  фильм бара! Ә эшне кайчан эшләргә? Болай булмый, читтән торып эшләүнең нәтиҗәсе булсын өчен 5 кагыйдә тәкъдим итәбез.

1. Үз-үзең һәм өйдәгеләр белән сөйләшеп куябыз.

Нәрсә дип? Әзер булыгыз: өйдә эш дулкынына күчү шактый авыр. Өстәвенә өйдәгеләр дә сине “ялда” дип кабул итсә, бигрәк тә. Шуңа күрә үзеңә дә, өйдәгеләргә үзеңнең эштә булуыңны һәм сиңа комачауламауларын сорап куярга кирәк.

2. Эш урыны эзерлибез.

Тезгә ноутбук куеп эшләргә маташу бик үк яхшы вариант түгел. Компьютер өстәле булса әйбәт. Ул булмаса, гадәти өстәл дә бик яхшы булыр. Әгәр өйдәге бердәнбер өстәл аш өстәле булса, аннан ипи савытын, тоз, шикәрләрне алып куеп торабыз. Лампа, канцелярия кирәк-яракларын алып килеп куярга мөмкин.

3. Көнлек план төзибез.

Бәлки, сез эшкә барып хезмәт куйганда плансыз гына да булдыра алгансыздыр. Тик менә өйдә плансыз булмый. Нәкъ менә ул эш дулкынында калырга ярдәм итәчәк. Планның тагын бер кыйммәте бар:  ул сезнең күп нәрсәгә өлгергәнлегегезне күрсәтәчәк. Эшләгән бер эшне сызып бару әнинең баштан сыйпавы белән бер ул!

4. Ашауны алдан кайгыртып куябыз.

Ашамыйча, эчмичә генә яхшы итеп эшләп булмас. Шуңа күрә, чәй, каһвә, төрле тәмлүшкәләрнең булу-булмавын алдан кайгыртып куегыз. Ашау – тормышыбызның бер өлеше, аның булмавы эшлисе килү теләген дә юкка чыгырга мөмкин.

5. Режимнан тайпылмыйбыз.

Көн гадәттәгечә башланырга һәм дәвам итәргзә тиеш: торабыз, юынабыз, иртәнге аш ашыйбыз. Пижаманы алыштырырга онытмыйбыз. Чөнки пижама кигән килеш эшлисе килү теләге килмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев