Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИТТӘН ТОРЫП ЭШЛӘҮ ӨЧЕН ЯШЬЛӘРГӘ ИҢ ЯХШЫ ҺӨНӘРЛӘР ИСЕМЛЕГЕ

Яшьләр өчен читтән торып эшләү хәзерге заманда иң яхшы ысулларның берсе. Без сезнең өчен, хәтта 10-11 сыйныф укучылары да өйдән генә акча эшли алырлык, иң кирәкле һөнәрләрнең исемлеген төзедек.

Программист

Хәзерге заманда дөньядагы иң популяр һәм иң кирәкле һөнәрнең берседер инде бу. Бу өлкәдә тәҗрибәң аз булса да, нәрсәгәдер ирешеп була. Программистлар заказга бирелгән кушымталар, төрле программаларны булдыралар, ә аннан соң шулар белән идарә итәләр.

Веб-дизайнер

Аларның максаты – сайтка күбрәк кешеләрне җәлеп итү. Веб-дизайнерлар сайтның дизайн макетларын ясыйлар, кирәк җирләрен үзгәртәләр, төзәтүләр алып баралар. Веб-дизайнер Photoshop һәм Illustratorны белергә тиеш, чөнки ул алар белән даими рәвештә эшли. Шулай ук шрифтның төсен, текстның күләмен дә сайлый белү кирәк.

Маркетолог

Болар исә кызыксындырган продуктны сатып алырга ярдәм итәләр, реклама стратегияләрен эшлиләр, кирәкле продуктның бәясен анализлыйлар. Яхшы маркетолог булыр өчен, син заманча трендларны һәрвакыт күзәтеп барырга, үзеңнең кызыклы идеяләреңне тәкъдим итәргә, лидер һәм иҗади шәхес булырга тиеш.

SMM-белгеч

Быел бу һөнәр бигрәк тә популярлашып китте. Хәзер социаль челтәрләрдә бик күп төрле кибетләр, оешмаларның аккаунтлары бар, SMM-белгечләр актив рәвештә шуларны алып бара. Алар сайтка мәгълүмат, реклама, фото һәм видеолар куя.

Интернет-кибет администраторы

Бу эш бер дә авыр түгел. Аның төп таләпләре – клиентларга консультация бирү, заказлар кабул итү һәм аларны рәсмиләштерү. Тик син сатып алучыларның теләкләрен аңларга, алар белән ягымлы итеп сөйләшә белергә тиеш.

Копирайтер

Копирайтерның максаты – билгеле бер таләпкә нигезләнеп, җиңел сүзләр белән,аңлаешлы итеп, мәкаләләр һәм постлар язу. Бу эшне гади укучы да алып бара ала. Мәктәптән кайтып, өй эшләрен эшләр алдыннан бер 2-3 сәгатеңне текстлар язуга багышласаң, файдасы зур булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев