Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИКЛӘВЕКЛӘРНЕҢ ФАЙДАСЫ НӘРСӘДӘ?

Чикләвекләрнең файдалы элементларга бай икәне күбегезгә билгеледер инде. Сәламәтлекне ныгытыр өчен, чикләвекләрне көн саен ашарга киңәш ителә. Бу язмада без аларның файдасы турында тулырак сөйләрбез.

Бразилия чикләвеге

Бер порциядә, 30 граммда, 205 калория, 20 грамм май бар. Бразилия чикләвеге бик туклыклы булып санала. Бер чикләвек йөрәк авыруларын һәм яман шешнең төрләрен үстерү куркынычын киметә. Шулай ук ул аллергияне бетерүдә һәм ялкынсынуны дәвалауда мөһим роль уйный. Бразилия чикләвекләре магний чыганагы да булып тора, нервларны һәм мускулларны ныгыта.

Каштан

Калган чикләвекләргә караганда, каштанда май иң әзе. Бу чикләвекләрнең кимчелеге дә бар: аларда витаминнар һәм минераллар күп түгел. Әмма каштан бердәнбер С витамины булган чикләвек дип санала.

Миндаль

Миндаль цинк һәм Е витамины чыганагы. Өстәвенә, ул холестерин һәм йөрәк авыруларын киметә, яман шешнең төрләре белән көрәшергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк: нибары 1/4 стакан миндальдә 4 грамм клетчатка бар,  ә ул исә ачлык хисен баса.

Эрбет чикләвеге (кедр)

Эрбет чикләвегендә, башкаларга караганда, май да, калорияләр дә күбрәк, тик ул бик файдалы. Бу чикләвек бакыр, калий һәм цинк чыганагы булып тора. Даими рәвештә эрбет чикләвеген куллану кан басымын киметә һәм кан әйләнешен яхшыртып җибәрә.

Арахис

Арахис аксымга бик бай. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ай буе арахис ашаган кешеләрнең йөрәк авыруы куркынычы 21% ка кимегән. Ә 2-3 порция арахис ашаганнарның исә холестерин дәрәҗәсе түбәнәйгән.

Фисташка

Фисташкаларда кальций, тимер, магний, калий һәм цинк күп. 28 грамм фисташка әфлисун яки уртача күләмле банан кебек үк калий бирә. Галимнәр әйтүенчә, фисташкалар бавыр өчен дә бик файдалы.

Әстерхан чикләвеге

Бу чикләвекләрдә исә омега-3 һәм омега-6 бар, алар йөрәк, кан әйләнеше өчен бик файдалы. Шулай ук әстерхан чикләвеге баш миенең эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый, шуңа күрә галимнәр аны башны эшләтер өчен ашарга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев