«БӘЙЛӘНЧЕК» ҖЫРЛАР: НИ ӨЧЕН КАЙБЕР КӨЙЛӘР БАШТАН ЧЫКМЫЙ?
Ни өчен аерым төр җырлар хәтергә сеңеп кала һәм аларны онытып булмый? Бу мәсьәләгә бәйле психолог Лорен Стюарт фикерләре белән бүлешәбез.
Аерым төр җырларның безнең башта кабатлауга куйган сыман “әйләнеп” утыруының сәбәбен галимнәр бүген дә төгәл генә аңлата алмый. Кайбер галимнәр моны безнең тормышыбызда элеккеге вакытларга караганда артык күп музыка булуы белән бәйли: хәзерге чор кешесенә төрле яклап музыка “ишелә” – телефон, радио, телевизор, кафе, сәүдә үзәкләре... “Бәйләнчек” җырлар – безнең башыбызда артык күп музыка яңгыравы нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Тик шул ук вакытта, аерым галимнәр бу фикергә каршы чыга: без бит көндәлек тормышта җырлар гына түгел, ә кеше тавышларын да тәүлек әйләнәсе диярлек тыңларга мәҗбүр – нигә алар хәтергә сеңеп калмый соң? Димәк, ияләшү һәм безнең аңыбызда туктаусыз “әйләнеп” утыру сәләте – нәкъ менә музыкага хас үзенчәлек. Бу музыкаль әсәрләрдә булган кабатлану белән бәйле: әгәр сез аерым җырларны анализлап карасагыз, сез аларда билегеле бер ешлыкта кабатлана торган ноталар, интерваллар һәм мелодик сурәтләр күрәчәксез.
Әлбәттә, җырның теләсә кайсы өлеше түгел, ә бары тик “хук” (ингл. теленнән hook – ыргак) кына хәтергә сеңеп кала. Гади итеп аңлатканда, хук – җырның кеше күңеленә аеруча нык тәэсир ясый, күңеленә тия торган өлеше. Кагыйдә буларак, бу – көйдәге кабатлана торган фрагментлар, истә калырдай тавыш тембры һәм гадәти булмаган ритмик сурәт. Галимнәр популяр, озак вакыт чартларда беренчелекне саклаган җырларны анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән: баштан чыгарып атуы кыен булган җырларда берничә уртак үзенчәлек бар: аларның кульминацион өлеше (күпчелек кушымта) алдан чамаланыла, әмма ул баналь булмый, һәм өстәвенә, аларда ниндидер кызыклы үзенчәлек тә табыла.
“Бәйләнчек” җырдан ничек котылырга соң? Әлбәттә, хәтергә сеңеп калган җырны тиз генә оныту өчен махсус чара уйлап табылмаган әле, тик, шулай да, галимнәр бер кызыклы алым тәкъдим итә: башыгызда бер үк җыр туктаусыз кабатлана башлый икән, ул җырның азагын исегезгә төшерегез. Гадәттә, җырның кушымтасын онытуы кыен, чөнки ул җыр барышында шактый тапкыр кабатлана, тик җырның азагын искә төшереп, аны башта бер кабат “әйләндереп” алу “бәйләнчек” җырны баштан чыгарып атарга ярдәм итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев