Логотип Идель
Бу – тема!

БУШЛАЙ ТҮГӘРӘКЛӘР, СТУДЕНТЛАРГА ТАШЛАМАЛЫ ПРОЕЗДНОЙ ҺӘМ КУЛАЙ ИПОТЕКА – ТАТАРСТАНЛЫЛАР НИ ТЕЛИ

Татарстанның Яшьләр эшләре министры киләсе елга 7 өстенлекле максат һәм бурычларны билгеләде. Алга таба аларны үтәү буенча министрлык һәр өч ай саен хисап тотачак.

Бер ай дәвамында татарстанлылар киләсе елга Яшьләр министрлыгы кайсы мәсьәләгә аеруча басым ясарга тиешлеген хәл итте (бу турыда язма). Республикалылар моны Дәүләт хезмәтләре порталында ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Һәр теләгән кеше теге яки бу максат-бурыч өчен тавыш бирде.

17 максат арасыннан респондентлар 7 иң популярын сайлап алган. Шулай итеп, 2020 елда нәкъ менә аларны күбрәк финанслаячаклар.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары:

Без актив татарстанлыларны, аларның кызыксынуы артуын көттек. Чөнки бу 2020 елга максат һәм бурычлар гына түгел, ә республиканың актив халкы фикере дә әле. Тавыш бирүдән тыш, татарстанлылар үз идеяләрен дә җиткерде, без аларны өйрәнеп, үз эшебезгә алачакбыз. Халык тарафыннан безнең ведомствога кызыксыну булу безнең яшьләр өчен булган эшебез нәкъ менә алар катнашында булырга тиешлеген искәртә.

Иң популяр сораулар арасында бушлай секция һәм түгәрәкләр булдыру, җәмәгать транспортында студентлар өчен ташламалы проезднойны кайтару, кулай ипотека, массалы спортны үстерүгә булышлык күрсәтү билгеләнгән.

Шулай итеп, иң күп тавыш түбәндәге максат һәм бурычлар өчен бирелгән:

– балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү сыйфатын арттыру өчен, 25 сәламәтләндерү лагерен яңарту, аларны капиталь төзекләндерү – 4481 кеше (43,2%) тавыш биргән;

– 17 яшүсмер клубы һәм 3 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау өчен 4 048 (39,0%) кеше тавыш биргән;

– лагерьларда ял итү өчен күбрәк баланы колачлау өчен 3 977 (38,3%) кеше тавыш биргән.

Нәтиҗәдә, 2020 елның өстенлекле максатлары һәм бурычларына болар эләккән:

– ял итү сыйфатын арттыру;

– яшәү урыны буенча учреждениеләр челтәрен үстерү;

– яшүсмерләр өчен кулай психологик ярдәм белән тәэмин итү;

– яшьләрнең вакытлыча эшкә урнашу механизмнарын үстерү;

– җәйге лагерьларга он-лайн теркәлү сервисын булдыру;

– яшьләрнең үзләрен иҗади яктан тормышка ашыру өчен шартлар булдыру;

– авыл яшьләре проектларына булышлык күрсәтү.

Шулай ук республикалылар максатларының үз вариантларын да тәкъдим итте. Шулай итеп, әлеге тавыш бирү вакытында татарстанлылар 414 тәкъдим, меңнән артык комментарий калдырган.

фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев