Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕНЕҢ КАЙСЫ ПРОЕКТЫ ӘҺӘМИЯТЛЕРӘК, СИН ДӘ ТАВЫШ БИР!

Татарстанлылар Яшьләр министрлыгының өстенлекле максат-бурычлары өчен тавыш бирә. Әлеге эшне Дәүләт хезмәтләре порталында башкарырга мөмкин.

Быел Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы башкарма хакимият органнарының максат-бурычларын халык ярдәмендә формалаштыру проектына кушылды. Аның ярдәмендә министрлыкның киләсе елга өстенлекле юнәлешләре республикада яшәүчеләр булышлыгы белән төзеләчәк.

2020 елга булган беренче этаптагы тәкъдимнәрне экспертлар – министрлык каршындагы Иҗтимагый һәм фәнни-методик советы әгъзалары, Яшьләр парламенты вәкилләре формалаштырган. Алар сайлаган өстенлекле бурычлар арасында:

– яшьләр сәясәте инфраструктурасының үсеше;

– чараларга теркәлү өчен онлайн-сервис булдыру;

– яшьләр үзидарәсенә булышлык күрсәтү;

– яшьләрнең актив гражданлык позициясен формалаштыру;

– ышаныч телефонын популярлаштыру;

– элек яшьләр сәясәте колачламаган яшьләрне төрле проектларга тарту бар.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, максат-бурычларны җәмәгатьчелек ярдәмендә формалаштыру – ул министрлыкның халыкка ачык булуын күрсәтә торган трендның дәвамы.

Әлбәттә, министрлык нигезләмәсе нигезендә без, һичшиксез, үтәргә тиешле бурычлар бар. Ләкин хакимият органнарының нәрсә эшләргә тиеш икәнлеген җитәкчелек кенә хәл итә дигән фикер белән килешмибез. Ачык рәвештә тавыш бирү – халыкның төрле категориясенең ихтыяҗын ишетү, аларны анализлау, үз эшебездә өстенлекле юнәлешләрне дөрес итеп билгеләү. Җитмәсә, шушы проект дәвамында бездә җәмәгатьчелек тарафыннан да контроль булачак. Шул исәптән, бу юнәлешләрдә эшләр ничек алып барылганлыгы буенча  ачык тыңлаулар да уздырачакбыз, – ди министр.

Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биргәндә, тәкъдим ителгән вариантларны сайлаудан тыш, үз идеяләреңне белдерергә дә мөмкин. Бу сайтта үз фикереңне 29 ноябрьгә кадәр калдырып була. Халык тарафыннан тәкъдим иткән вариантлар министрлык каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак.

Министрлыкның өстенлекле юнәлешләре белән биредә танышырга мөмкин (http://minmol.tatarstan.ru/rus/publichnoe-formirovanie-tseley-i-zadach.htm ).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев