Логотип Идель
Бу – тема!

БЛОГЕР БУЛАСЫҢ КИЛСӘ... ҮЗ БЛОГЫҢНЫ АЛЫП БАРУ СЕРЛӘРЕ

Синең кызыклы блог алып барасың, файдалы контент төшерәсең килә. Әмма син конкуренциядән куркып, 2021 елда блогер булу – чынга ашмаслык хыял, дип уйлыйсың... Үз блогыңны алып баруны нәрсәдән башларга да белмисең...

Бу язмада без сиңа ничек итеп Instagramда яхшы блогер булу серләрен сөйләп узарбыз. Синең өчен бу файдалы булачак!

Instagram һәм TikTok – Россиядә 2021 елда иң еш йөкләнә торган кушымталар. Бу ел эчендә Instagramда дөньяның барлык илләреннән 700 миллион кеше теркәлгән. Берәүләр анда иҗади яктан үз хыялларын тормышка ашыра, икенчеләр бизнес ача, өченчеләр исә реклама белән шөгыльләнә. Реклама, инфопродуктлар чыгару, үз эшеңне алга сөрү һәм консультацияләр сату боларның барысын да бу кушымталарда эшләп, алар өчен йөзләгән мең сум акча алып була.

Камера алдында каушамый сөйләргә, кызыклы идеяләр уйлап, файдалы постлар язарга бик тиз өйрәнеп була. Иң мөһиме башта үз-үзеңә менә бу сорауларны бирергә, аннан соң гына беренче адымнарны ясарга кирәк:

1. Минем блог нәрсә турында булачак?

2. Мин бу блогка күпме көч һәм вакытымны сарыф итәргә әзер?

3. Мин бу блогтан нәрсә көтәм?

4. Блогны үстерер өчен күпме акча тотарга әзер?

5. Бу блог нинди аудитория өчен файдалы һәм кызыклы булачак?

Блогны нәрсә турында алып барырга икәнне ничек хәл итәргә?

Дәфтәргә синең өчен кызыклы булган 100 теманы яз. (100 дән аз булмаска тиеш!) Ничек кенә булмасын, язар өчен темалар бетми. Син, көне буе нәрсә булса да эшлисең: укуга, эшкә барасың, шәһәрнең яраткан урыннары буйлап йөрисең, дуслар белән яңалыклар турында фикер алышасың... Үз блогыңда төрле темаларга язып, үз фикерең белән бүлешергә була.

Ә нигә кешеләр сиңа язылырга, сине укырга тиеш?

Исеңдә тот: аудитория һәрвакыт файда эзли. Барлык кешеләр өчен дә идеаль блогер булып булмый, шуның өчен үз аудиторияңне табарга кирәк. Моның өчен үз алдыңа шушы сорауларны куй:

1. Минем аудитория ничә яшьтә булырга тиеш?

2. Мине укырга теләүчеләрнең белемнәре нинди: мәктәп укучысы, студент яисә берәр җирдә эшлиләрме?

3. Аудиториянең тормышка карашы нинди?

4. Аудитория буш вакытын ничек үткәрергә ярата, нәрсәләр белән кызыксына?

Instagramда блог алып барсаң...

– аудиторияне үзеңә җәлеп иттер. (синең постларга комментарийлар, җаваплар, реакцияләр күп булган саен, Instagram синең блогыңның кызыклы икәнен аңлый һәм башкаларга тәкъдим итә);

– блогны даими рәвештә алып бар. (бүген бик актив булып, иртәгә бернәрсә дә кертмәсәң, Instagram алгоритмнары синең аккаунтны популярлаштырудан, башкаларга тәкъдим итүдән туктаячак);

– темаларны чиратлаштыр. (синнән туюларын теләмәсәң, көн саен файдалы гына постлар чыгарма, күңелле һәм кызык вакыйгалар да чагылсын);

– көн саен күп-күп  кызыклы «сторислар» куй.  (гади селфи астында язылган постка караганда, үзең каядыр барганда ниндидер темага видео төшерү, аудитория белән диалогка керү кызыклырак);

Башта бернәрсә дә барып чыкмаса, үз аудиторияңны җыя алмасаң, бу юлдан китәргә ашыкма! Иң мөһиме бирешмәскә, чөнки барысына да вакыт һәм тырышлык кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев