Логотип Идель
Бу – тема!

БИЮ ТЕРАПИЯСЕ: НИЧЕК КОМПЛЕКСЛАРДАН АРЫНЫРГА?

Бию терапиясе турында ишеткәнең бармы? Бию хәрәкәтләре ярдәмендә киеренкелектән арынырга, үз көчләреңә ышана башларга һәм рухи яктан сәламәтләнеп була. Бию белән дәвалануны психологлар үзләре, шулай ук эндокринологлар да тәкъдим итә. Комплекслардан котылырга һәм дә инде авырлыкны киметергә берничә бию төре булыша ала. Алар белән тулырак язмада таныштырабыз :)

K-POP

Бик күпкырлы бию стиле, ул үз эченә хип-хоп, вог, джаз-фанк, хаус һәм башка күп юнәлеш элементларын алган. Бу юнәлешнең өч төп өстенлеге бар:

гади хореография, чиксез энергия, фикердәшләргә ярдәм итү. Ни өчен фикердәшләргә ярдәм итүме? K-pop төркемдә бии торган бию. Биючеләр еш кына үзләре хәрәкәтләр уйлап тапмыйча, танылган k-pop төркемнәренең чыгышларын кабатлый. Бу биюдә һәркемнең роле мөһим. Кыскасы, бу үзенчәлекле бию төре сиңа энергияңне чыгарырга һәм кәефеңне күтәрергә генә түгел, ә яңа дуслар табарга да булышачак. Та-даам!

МАНДАЛА БИЮЕ

Әлеге бию – табигать көчләре, Җир һәм галәм энергиясе белән кушылган дәвалау, ул рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә башкалар белән уртаклаша алмаган авыр халәтләрне кичереп үткәрергә мөмкин. Тагын бер үзенчәлек: биюдә бары тик хатын-кызлар гына катнаша. 

БИОДАНЗА 

Биоданза теориясе нигезендә азатлык ята. Биюнең максаты – кешенең потенциалын үстерү, аның сәләтләрен ачу. Алдан бернинди дә махсус бию яки психологик әзерлек таләп итми. Биоданзада төгәл хәрәкәтләр юк. Син бары тик үзең булырга һәм үз ритмыңда хәрәкәтләнергә тиеш. Әлеге биюене видеолардан гына карап, син бернәрсә дә аңламаячаксың. Аны тоярга, һичшиксез, үзеңә башкарып карарга кирәк.  

ВОГ

Бу модельләр позасы элементларына һәм подиумда йөрүгә нигезләнгән бию юнәлеше. Үкчәле аяк киемен киеп, нәзакәтле хәрәкәтләрне үзләштергәч, син үз тәнеңне яратырга, нәфис булырга өйрәнәчәксең. Әгәр дә син үз-үзеңә ябык кеше, еш кына бөкерәеп һәм кулларыңны кая куярга белми йөрисең икән, тизрәк биюгә языл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X