БИЛӘР ТУРЫНДА ФИЛЬМ: ТАРИХЫБЫЗГА ПИАР
Чишмә суы гына түгел: Биләр ни өчен тиешенчә бәяләнмәгән урын? Элек 800 гектар мәйданы булган шәһәр Лондон һәм Париждан да зуррак булган, ә хәзер ул җирнең бөеклеге онытылып бара. Җавапны яшь видеограф, «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильм режиссеры Бай Хәйруллин белән эзләдек.
— Руслан, Биләр сине нәрсә белән җәлеп итте?
— Биләр турында гаҗәеп күп легендалар бар, шуларның кайберләрен мин фильмның нигезенә кертергә булдым. Мәсәлән, 40 сакчы кыз турындагы риваятьтә Хуҗалар тавының могҗизалы көчкә ия булуы сөйләнә (риваятьләрнең бөтенесе белән дә фильмда танышып була – автор). Һәм, чыннан да, монда кешеләр чишмә суын эчәргә, су коенып чистарынырга, теләкләрен җиткерергә яки Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорарга киләләр. Шуңа өстәп, Биләр өч динне берләштерә: биредә мәҗүси, ислам һәм православие дине дус-тату яши. Төрле регион һәм илләрдән хаҗ кылучылар булганда, без туган якларыбызның никадәр изге булуын сизмибез икән, дигән фикер килде.
— Фильм аша игътибарны Биләргә юнәлтәсе иде, әйеме?
— Әйе. Миссия – Биләрне милләттәшләребез өчен яңа яктан күрсәтергә, аны яшьләр, хаҗиләр, инвестор һәм туристларга җиткерергә. Тарихчылар һәм галимнәр өчен дә бу аларның эше юкка узмаган, дигән билге булып торачак. Форсаттан файдаланып, Биләр дәүләт тарихи-археологик hәм табигый музей-тыюлыгына һәм аның директоры Зөфәр Шакировка рәхмәт белдерәм.
— Белгәнемчә, фильмны син үз акчага төшергәнсең. Биләр турында идея ничек килде?
— Минем күптәннән кыска метрлы бер кино төшерәсе килә иде. Егетләр белән Сочига тиз генә барып төшерербез, дип уйлаган идем. Җайлы гына булмады шул: андый җиңел ниятле әйбер чынга ашмый икән! Шуннан соң, фильм төшерерлек эксклюзив теманы Казанда эшли башладым. Музейларга йөрдем, татар халкы тарихын өйрәндем. Беркөнне кәләшем белән Сөембикә манарасы янында йөргәндә, Аллаһы Тәгаләдән кино төшерергә берәр идеяны сорадым. «Башыңны күтәреп кара», дигән уй килде: күз Кремльдәге ТР дәүләтчелеге тарихы музеена төште. Шуның беренче катында китап алгач, бу китап ярдәмендә тагын бер китап табылды. «Казан астындагы дөньяның сигезенче могҗизасы» («Восьмое чудо света под Казанью») дип атала иде ул. Шунда Биләр турында белдем! Интернеттан мәгълүмат эзли башлагач, кызыклысын тапмадым.
— Тарих белән кызыксынуың бик булышкан сиңа!
— Әйе, риваятьләргә «чумгач», аларны һичшиксез фильмда кулланырга кирәк, дип уйладым. Археолог һәм тарихчылар контактларын эзли башладым, Биләргә барырга планлаштырдым. Ләкин элемтәгә кереп булмый иде, хәтта машина да табылмады. Күпмедер вакыт узгач кына, һәрнәрсә үзеннән-үзе килеп чыга башлады: кешесе үзе шалтырата иде, машинасы да пәйда булды. Мин аңладым: димәк, вакыт җитте.
— Фильм нинди этапларга бүленде?
— 2021 нче елның март–май айлары фәнни чыганаклар карау, археологлар белән аралашуга китте. Фильмны мин майдан алып сентябрьгә кадәр төшердем. Бу чын импровизация иде, сценарий да үзгәрә барды. 2021 нче ел августыннан 2022 нче елның мартына кадәр монтаж ясалды, тест рәвешендә күрсәтүләр оештырылды. Апрельдә, ниһаять, фильмны төрле платформаларга чыгардык. Хәзерге вакытта аны, мәсәлән, Вконтактеда 120 меңнән артык кеше караган.
— Шәп! Фильм ясау, чыннан да, зур хезмәттән тора. Иң яраткан процессың нинди иде – төшерүме, җыюмы, монтажлаумы?
— Һәр этабы кадерле. Сценарий язу ошый, аңардан ничектер илһам килә. Мәсәлән, Биләр турындагы фильм тулысынча импровизациядән тора. Үземә ачыш булган әйберләр дә ясап карадым: мәсәлән, мин дикторларга кечкенә кастинг уздырдым. Тагын бер эксперимент — әлегә фильмны татар теленә тәрҗемә итү. Фильм әлегә рус телендә генә чыкты: бу Россия буйлап тарихыбызны күрсәтер өчен кирәк. Әлбәттә, милләттәшләрем өчен дә мирас калдырасы килә. Татарстан тарихы турында серия дәвам итәчәк — Идел буе Болгары, Казан ханлыгы шәһәрләре турында фильм ясарга исәп бар.
— Уңышлар сиңа, Руслан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев