Логотип Идель
Бу – тема!

БАЙ ХӘЙРУЛЛИН: БЛОГЕРЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ, ФИЛЬМ ЯСАУ ҺӘМ ВИДЕОГРАФ БУЛУ ТУРЫНДА

Режиссер һәм видеограф Бай Хәйруллин эшләре белән мин реклама аша таныш, әмма Русланны Биләр турындагы беренче документаль фильм режиссеры буларак беләләр. Шуңа өстәп, ул Альберт Нурминскийның иң уңышлы клипларын төшергән кеше. Гади татар егетенең шундый профессионал булуы сокландырды: аның уңыш сере нәрсәдә микән? Әлеге интервьюда ачыклыйбыз!

Исеме: Руслан Хәйруллин

Туган көне: 2 гыйнвар

Уку йорты: Казан архитектура һәм төзелеш университеты

Социаль челтәрләрдә: Вконтакте 

— Бай Хәйруллин. Тәхәллүс нәрсәне аңлата?

— Иҗат дөньясында артистлар, шагыйрьләр, рәссамнар еш кына үз исемен түгел, ә тәхәллүс белән чыгыш ясыйлар. Руслан Хәйруллин диюгә караганда, «Бай Хәйруллин» матуррак яңгырый һәм кешенең исендә кала.

Хәтерләсәгез, фотограф һәм видеографлар үз эшләрендә «By һәм авторның исеме» дип язу калдырырга яраталар. Мин дә үземне «By Hairullin» дип яза идем. Бервакыт клиент миңа җавап язганда, Бай Хәйруллин дип мөрәҗәгать итте. Ләкин аны тәхәллүс итеп алырга фикер Татарстан буйлап сәяхәт иткәндә, Байлар авылын күргәч пәйда булды. Татар һәм рус телләрендә матур яңгырагач, калдырырга булдым.

— Үзең турында берничә сүз сөйлә әле. Кайда тудың, үстең, видео юнәлешенә ничек кереп киттең?

— Мин Арча районы Яңа Кенәр авылыннан, шундагы урта мәктәпне тәмамладым. Безнең сыйныфта бии белмәгән кеше юк иде: видео ясаганда, темп һәм тактны яхшы тоям, бу музыкаль клиплар белән эшләгәндә дә бик ярдәм итә. Мәктәптә булган чакта ук Siemens телефонында stop-motion анимация ясый башладым. Аннары, 2009нче елда, популяр җырларга ремикслар чыга башлагач, аларга тектоник стилендә видеорәт җыеп «Youtube»ка куя идем. Дөнья буйлап аларны уртача 20 мең кеше карый иде! Аннары, Казан архитектура-төзелеш университетында, видеога логотип куя белә торган кешене сорадылар. Куеп бирдем. Бу шөгылем уку йортында миңа күп яхшы билге бирде (көлә).

— Руслан, ә видео белән бәйле техник әйберләргә ничек өйрәндең? Курсларга йөрдеңме?

— Үзем, интернеттагы видеоларны карап өйрәндем. Әкренләп килде ул. Нәрсә ул «диафрагма», дип җыеп карыйм һәм өйрәнәм. Әлбәттә, башка авторларның ничек эшләгәненә игътибар иттем. Инде видеограф буларак тәҗрибә җыйгач, төрле курсларга мөрәҗәгать иттем. Мәсәлән, актерлык осталыгына укыдым: бу блогерлар белән эшләгәндә бик булыша. Әмма иң мөһиме – үзең эшләп карау, аның белән генә алга китеп була.

— Блогерлар белән эшләү җиңелме?

— Хәзер блогерлар белән аеруча тыгыз эшлибез — бер кибет өчен текә видеоконтент ясыйбыз. Миннән «бу блогерны чакырыргамы, тегесенме?» дип киңәш сорыйлар. Һәркайсының үз характеры — кайберенә әйтеп тә торасы юк, кайберенә биш тапкыр аңлатырга кирәк. Almaz Strong исемле блогер белән эшләү шулкадәр җайлы иде: ярты сүздән аңлаша идек. Минемчә, бар кеше белән дә эшләп була, юл гына табарга кирәк.

— Белгәнемчә, син туйлар да төшерә идең?

— Әйе, видеога ныклап кереп китүем туйлар белән бәйле. 2016 нчы елда дустым «менә, туйлар монтажлап була бит», дигәч, туйларга керештем. Аннары үзем дә төшерә башладым, әмма бу юнәлештә үсеп булмавын аңладым. Шул вакытта реклама һәм музыка клипларын өйрәнә башладым (Руслан мактанырга яратмый, әллә ничә миллион караулар җыйды алар! – автор)

— Клипларга килсәк, кайсылары иң беренче булып искә төшә?

— Беренче клипны Айнур Каюмовка ясадым: төшердем дә, төшерергә өйрәндем дә (көлә). Тормышымда шундый чор иде: төшерәсе килә, ә тирә-юньдә «төшер мине» дигән артистлар юк. Бу чорда «холодные продажи» дигән ысулны өйрәнә башладым. Шулай Альберт Нурминскийга шалтыраттым, үз ярдәмемне тәкъдим иттем. Бер ай узгач, үзе шалтыратты һәм без «Мама вылечи» дигән җырга клип төшердек. YouTubeта шулай 10 миллион карау җыйдык (хәзер 52 миллион – автор). Тагын «Валим, валим» дигән җырга клипны 140 миллион карады. Бу беренче адымнарым иде: мин горурланырлык әйбер төшердем, дип әйтмәс идем. Биләр проекты – шул бер зур проектым.

— Биләр турындагы фильм идеясе ничек килде?

— Минем кыска метрлы бер кино төшерәсе килә иде. Шулай егетләр белән Сочига тиз генә барып төшерербез, дип уйлаган идем. Җайлы гына булмады шул: андый җиңел ниятле әйбер чынга ашмый икән! Шуннан соң, фильм төшерерлек эксклюзив теманы Казанда эшли башладым. Музейларда йөрдем, татар халкының тарихын өйрәндем. Беркөнне кәләшем белән Сөембикә манарасы янында йөргәндә, Аллаһы Тәгаләдән кино төшерергә берәр идея сорадым. «Башыңны күтәреп кара», дигән уй килде: күз Кремльдәге ТР дәүләтчелеге тарихы музеена төште. Шуның беренче катында китап алгач, бу китап ярдәмендә тагын бер китап табылды. «Казан астындагы дөньяның сигезенче могҗизасы» («Восьмое чудо света под Казанью») дип атала иде ул. Шунда Биләр турында белдем! Биләр турында интернеттан мәгълүмат эзли башлагач, кызыклы һәм җитәрлек мәгълүмат булмавын аңладым.

— Биләр нәрсәсе белән кызыклы?

— Күп кеше Биләрнең Изге Чишмәсен белә: әлеге җирнең чишмә суы чыннан да бик файдалы. Әмма бу җирне тарихи яктан да өйрәнү мөһим. Биләр үз вакытында Лондон һәм Париждан да зуррак шәһәр булган. Халкыбызның, республикабызның башы нәкъ монда барлыкка килгән. 1236 елдан бирле юкка чыккач, аның турында оныта баралар, фильм Биләрнең тарихын өйрәнүен кызыклы ясый – монда риваятьләр дә, комикслар да, галимнәрдән эксклюзив фактлар да бар.

— Алга таба планнарың нинди?

— Фильмны хәзер максималь рәвештә популярлаштырасы иде. Хәзер аны Вконтакте социаль челтәрендә 120 меңнән артык кулланучы караган. Хәзергә планнар — татар теленә тәрҗемә итәргә, һәм аннары, Аллаһ боерса, Идел буе Болгары, Казан ханлыгы шәһәрләре турында фильмнарны дәвам итәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев