«БИК МАТУР»: ЗАМАНЧА ТРЕНДЛАР ҺӘМ УДМУРТ МИЛЛИ КОЛОРИТЫ
Июль аенда безнең Интернет аккаунтлардагы сторисларда милли бизәнү әйберләре белән матур образлы фотосессияне күргәнсеңдер, шәт. Ниһаять, серне ачар вакыт җитте!
Без август аеннан «БИК МАТУР» исемле проектыбызга старт бирәбез. Әлеге проектның максаты – син һәм синең кебек башка кызыксынучан, сәләтле яшүсмерләрне Татарстан халыкларының мәдәнияте белән таныштыру. Бераз корырак яңгырый, әйеме? Димәк, проектның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләр вакыт җитте! «БИК МАТУР» проектында без Татарстанда яшәүче төрле халыкларның киенү зәвыгы, ә тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, бизәнү әйберләре белән эшләячәкбез. Бәхетебезгә, бүген татар милли бизәнү әйберләре, бүгенге көн модасына яраклаштырылган милли кием-салым җитештерүчеләр Татарстанда шактый, һәм без ул бизәнү әйберләренең күбесен исеме белән атап беләбез. Ә безнең янәшәбездә иңгә-иң яшәүче башка халыкларның милли аксессуарларын, кызганыч, ул кадәр яхшы белеп бетермибез шул. Әлеге проект барышында без алар белән танышып кына калмабыз, ә мари, удмурт, чуваш һәм башка халыкларның милли бизәнү әйберләрен бүгенге трендларга яраклаштырып, заманча зәвыклы образ җыярга да өйрәнербез.
Ә проектыбызны без удмурт халык бизәнү әйберләреннән башлап җибәрергә булдык. Удмуртлар – фин-угыр халыклар гаиләсенең Пермь төркемчәсенә керә (шулай ук эстон, фин, эрзя, мари халыклары да гомум фин-угыр гаиләсенә карый). Рәсми мәгълүматларга ышансак, Россиядә 550 мең тирәсе удмурт яши, аларның иң күп өлеше Удмуртиядә көн күрә – 410 мең, ә Татарстанда исә 23 мең тирәсе удмурт яши дип исәпләнә. Менә сиңа бер кызыклы факт: удмуртлар – Россиядәге иң җирән чәчле халык. Мондый үзенчәлекне яшереп ятырга ярый ди мени инде: Ижевск шәһәрендә ел саен диярлек Җирәннәр фестивале уза.
Менә кыскача шулар. Ничек сиңа бу идея? Безнең беренче адымыбызны күрергә әзерме син? Әзер булсаң, сүзне стилистка бирәбез.
Галия Сафина, стилист:
Беренче образ нигезендә – вак чәчәкләр төшерелгән җәйге җиңел күлмәк. Вак чәчәкле принт – бу сезонның тренды. Мондый күлмәкне футболка, топик, блузка белән кияргә мөмкин. Салкынча һава торышы булганда күлмәк өстеннән джинсовка кияргә була. Аякка тупас кеды яхшы килешәчәк. Шулай ук, бу образда ак кепка да бик матур булачак. Биредә без озынча тукыма кисәкләре очына тәңкәләр бәйләп эшләнгән чәч толымына тагыла торган бизәнү әйбере кулландык.
Икенче образ кара жакет һәм ак күлмәктән гыйбарәт. Ул – купшырак, кичке чаралар яки кафега бару өчен яхшы туры килә. Көндәлек тормышта кияр өчен, кара жакетны ачык ал төстәге джинсовкага алыштырырга мөмкин. Гомумән, ал, кишер, яшел төсләр – бу сезон өчен аеруча актуаль. Аяк киеменә килгәндә, бу образ өчен дә идеаль вариант – кеды. Бу образның үзенчәлеге – милли орнаментлы билбау һәм тәңкәле алкалар.
Өченче образда – ак мини итәк һәм кара топ. Ак-кара төсләр – классик тандем, алар һәрвакыт актуаль булачак, шул исәптән яшүсмерләр өчен дә. Образга үзенчәлек өстәр өчен, без шакмаклы принтлы удмурт альяпкычын алдык – аны без итәк белән берләштердек. Шулай ук, Айсылуның муенында – тукыма нигезендә тәңкәләр белән эшләнгән муенса, бу аксессуар образны тагын да зәвыклырак итә. Салкынча һава торышында бу образга кара пиджак өстәргә, ә кедыны кара яки ак лоферы белән алыштырырга мөмкин.
Белүеңчә, киемнең бердәнбер функциясе гәүдәне каплау, салкыннан саклау гына түгел. Кием элек-электән кешенең җенесен, дини карашларын, гаилә статусын һәм башка аермаларны күрсәтә торган булган. Аеруча милли киемнәргә кагыла бу. Төрле халыкларның киемнәрендәге аерым билгеләр кеше турында күбрәк белергә ярдәм иткән. Мисал өчен, кияүдәге удмурт хатын-кызы башына берьюлы ике такыя-башлык кия торган булган – озынча һәм түгәрәк формадагысын.
тәңкәле алка
орнаментлы билбау
Милли киемдә төсләр сайланышы да бик мөһим. Удмурт халкы үз киемнәрендә ак, кара һәм кызыл төсләргә өстенлек бирә. Кара – уңдырышлы туфрак символы булса, кызыл – кояш һәм тормыш, ә ак – уй-гамәлләрнең сафлык билгесе. Шулай ук, җирлегенә карап, яшел, көрән төсләр дә очратырга була.
Удмурт халкы элек-электән үз киемнәрен кызыл, кара һәм башта төсләрдәге бизәкләр белән баета торган булган. Иң еш кулланыла торган бизәкләр – йолдыз, өчпочмак, ромб, шакмак формасында. Аерым төр бизәкләргә исемнәр дә бирелгән, мисал өчен, күлмәк итәгенә, җиңнәренә кызыл төс белән тәкә мөгезе, үрдәк канаты, күгәрчен күзе исемле бизәкләр төшерелгән.
тәңкәләр белән бизәлгән муенса
шакмаклы принтлы альяпкыч
Бераз гына бизәнү әйберләренең асылы турында сөйләшеп узыйк. Без аларны хәзер бизәнү әйберләре дип атасак та, еш кына, уйлап табылганда аларның беренчел функциясе явыз көчләрдән, дошманнардан саклау булган.
Удмурт хатын-кызларының бизәнү әйберләрендә көмеш, бакыр һәм башка төр тәңкәләр зур урын алып тора. Муенсаларда да, чәчкә тага торган бизәнү әйберләрендә дә, алкаларда да тимер тәңкәләр күзгә ташлана. Шулай ук, аерым бизәнү әйберләрендә, мисал өчен, билбау, күкрәкчә, такыяларда кызыл, ак, кара һәм башка төстәге җитен (лён), постау (сукно) тукымалар кулланыла.
очына тәңкәләр тагылган тукымалы чәч бизәге
Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан массакүләм мәгълүмат чараларында проектларны тормышка ашыру өчен бирелгән грант кысаларында эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев