Логотип Идель
Бу – тема!

«БИК МАТУР»: ТАТАР МИЛЛИ БИЗӘНҮ ӘЙБЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ЗӘВЫКЛЫ ОБРАЗЛАР ҖЫЯБЫЗ!

«БИК МАТУР» проектының бу тукталышы үзебезнең, ягъни татар халкының бизәнү әйберләренә багышланган. Ә хәзер, әйдә, кыскача гына татар милли бизәнү әйберләренең нидән гыйбарәт булуы белән танышып узыйк.

Сиңа ничектер, татар милли аксессуары дигәндә минем хәтергә иң беренче чулпы килә. Ике якка аерып толымлап үрелгән чәчләрдә ялтырап торган, атлаган саен чылтыр-чылтыр килгән бу чәч бизәнгече игътибардан читтә кала алмый, чөнки син аны күреп кенә калмыйсың, ә ишетәсең дә. Элек, билгеле бер яшькә җиткәч, кыз баланың толымына чулпы таканнар һәм ул аны үсә барган саен, тәңкәләрен, формасын алыштырып, гомере буе тагып йөргән. Чыңлап торган тәңкәләрне татар хатын-кызы чәчләренә генә түгел, муенына һәм алка итеп колагына да таккан.

Түбәтәй һәм калфакларга да аерым тукталасы килә. Элек хатын-кызның статусы, яшенә карап аерылган бу баш киемнәре ешрак бәйрәмнәрдә киелгән. Соңгы дистә елда төрле мәдәни чараларга, һәм хәтта көндәлеккә дә баш түбәсенә нәни түбәтәй киеп йөрүче туташларның артуына игътибар иткәнсеңдер. Милли зәвык шул рәвешле әкренләп замана образларына үтеп керә.

Татар хатын-кызы шулай ук үз образларын сул җилкә аркылы күкрәкне каплап уң кулга киелә торган хәситә, тәңкәләр, төймәләр белән бизәгән, күкрәген каплый торган көрәк формасындагы изү, төрле формалардагы беләзекләр белән тулыландыра торган булган.

Беренче образның нигезендә – аксыл-көрән төстәге кыска итәк, ак топ һәм бини-башлык. Шулай ук бу образны ачык төстәге дублёнка һәм сумка белән тулыландырырга була. Аякта – аксыл төстә тупас ботинка. Образга татар халык милли аксессуары – муенса өстәдек.

Икенче образда иң беренче күзгә чалынган әйбер – зәңгәр төс. Зәңгәр кардиган – бу көз өчен аеруча актуаль. Шуңа өстәп, биредә – кара леггинсы һәм кара тупас аяк киеме. Милли аксесуарлардан исә без түбәтәй һәм алка кулландык.

Өченче образ өчен без кара палаццо чалбар һәм алсу төстә күлмәк (рубашка) алдык. Ә аякта – кара казаки. Чәчләргә исә милли орнаментлы аксессуарлар тагылган.

Дүртенче образ кара төстәге кыска итәк һәм атлас күлмәктән (рубашка) гыйбарәт. Ә аякта – кара казаки. Милли аксессуарлардан без чулпылар һәм түбәтәй алдык.

Модель: Фәридә Галимуллина

Стилист: Галия Сафина

Партнёр: Чәк-чәк музее

Кием кибете: «Gamma»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев