Логотип Идель
Бу – тема!

БЕТМӘС ХАФАЛАНУ: ТУКТАУСЫЗ БОРЧУНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

Сәбәпсез курку, бәйләнчек хафалану тойгысы – бу халәт күпләргә таныш. Без зур тизлектә, еш алышынып торучы декорацияләрдә, фонда барган куркыныч хәбәрләр кайтавазында яшибез, һәм мондый мохиттә стресска каршы тору шактый кыен. Хафалану безнең өчен табигый халәткә әйләнеп бара, әмма бу алай булырга тиеш түгел.

Борчу чын яки уйлап табылган сәбәпләргә нигезләнергә мөмкин. Чынбарлык – сезнең белән булган яки булырга мөмкин вакыйгалар җыелмасы. Мисал өчен, якын кеше белән мөнәсәбәтләр бозылу. Бу инде булган һәм яңадан булырга мөмкин һәм сез моңа һәрвакытта да тәэсир итә алмаска мөмкинсез. Бу – адекват борчу, тик бу әле аның белән көрәшергә кирәкми дигән сүз түгел.

Сез, аңсыз рәвештә булса да, әле булмаган проблеманы чишәргә телисез. Әмма ситуацияне контрольдә тоту – күпчелек очракта иллюзия генә, чөнки без барысын да үзебезнең контрольгә ала алмыйбыз. Һәм нәкъ шуңа күрә, үзеңне әле булмаган вакыйга белән бәйләп карау – контроль түгел, ә үз-үзеңне тынгысызлыкка өстерәү.

Ә кайвакыт, борчылу һәм стрессның сәбәпләре бөтенләй аңлашылмый. Бу – адекват булмаган борчу. Психика тарафыаннан стресс буларак кабул ителмичә, күз йомып калдырылган вкыйгалар шундый хафалануга китерергә мөмкин.

Ничек бу халәт белән көрәшергә?

Стресс өчен объектив сәбәпләр булмый торып та, сез озак вакыт борчулы халәттә йөрисез икән, сузмыйча, психолог белән күрешергә кирәк. Үзеңнең мондый халәтеңнән оялырга һәм аңа күз йомарга ярамый.

Үзегезне кайгыртыгыз. Дөрес йокы, ашау режимы, хис-кичерешләр алмашынуы, рәхәт кешеләр белән аралашу, яңа кызыксыну – бу вак-төяк әйберләр түгел, ә эмоциональ фонны тәртипкә китерердәй факторлар.

Булган вакыйганы тулаем кичерергә (еларга, көләргә, үпкәләргә, моңаерга) һәм җибәрергә. Күз йомып калдырмаска, һәм шул ук вакытта,  баш-аяк белән ул халәткә сикермәскә дә.

Ярдәм сорарга курыкмагыз. Бу, иң беренче чиратта, өй эшләренә кагыла. Үз өстегезгә күтәрә алмастай йөкне алмагыз, эшләрне якыннарыгыз белән бүлеп эшләгез.

Һәм, иң мөһиме: үзегезне тыңлагыз, күңелне генә түгел, ә организмны да, алар сезне алдамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев