Логотип Идель
Бу – тема!

БЕР РОМЕОГА ИКЕ ДЖУЛЬЕТТА: КАРИЕВ ТЕАТРЫ «РОМЕО ҺӘМ ДЖУЛЬЕТТА» СПЕКТАКЛЕНӘ ЧАКЫРА

19-20 октябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Спектакльнең режиссёры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев.

Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу тарих безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да беләбезме соң? Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра.
«Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы «Ромео һәм Джульетта» фәлән театрда булды, тегендә куелды бит инде» дип әйтергә мөмкин. Имеш, нәрсә белән гаҗәпләндерә аласыз тагын безне! Классика, чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин үзем өчен ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Шуны спектакльдә күрсәтә алсак, бик әйбәт булыр иде. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрә. Трагедия 400 ел элек язылса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль булып кала бирә», – ди режиссёр Илсур Казакбаев. 

Премьерага багышланган матбугат конференциясендә Кариев театры директоры Луиза Шарова спектакльнең төп тамашачысы яшүсмерләр һәм студентлар булыр дип уйлавын әйтте. 
Рольләргә килгәндә, бөек Шекспирның романтик герое – Ромеоны инде күпләр яратып өлгергән Булат Гатауллин башкарачак.  

«Артист кеше, Ромеоны уйныйсың дигәч, ничек кабул итсен инде?  Әлбәттә, шатлану һәм, шул ук вакытта, бик зур дулкынлану. Дөресен әйтәм, әлегә кадәр бу – иң авыр рольләрнең берсе. Мондый роль – артист тормышында яңа баскыч», – дип бүлеште Булат конференциядә.  

Ромеоның Джульеттасы да бар бит әле. Режиссёр спектакльдә Джульеттаның икәү булачагы турында хәбәр итте. Бу рольне Рузанна Хәбибуллина һәм студент кыз Алия Фәйзиева башкарачак.

«Бер Ромеога ике Джульетта, бер яктан, – бәхет, икенче яктан, авыр яклары да бар. Чөнки спектакльдә хореография бик күп. Башта берсе, аннан икенчесе белән өйрәнергә, аларның икесенә дә яраклашырга кирәк. Ә болай икесе белән дә уйнавы җиңел һәм рәхәт», – дип бүлеште Булат.

Премьераның музыка белән бәйле өлеше өчен GAUGA төркеме һәм Уфадан Магуля Мезинова җаваплы.

Фото Г. Кариев театрының Вконтакте битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев