Логотип Идель
Бу – тема!

БЭМБИ, БУРАТИНО, РАПУНЦЕЛЬ... СИН БУ ӘКИЯТЛӘРНЕ ЯХШЫ БЕЛӘМ, ДИП УЙЛЫЙСЫҢМЫ?

Без барыбыз да әкият hәм мультфильмнар яратабыз. Чөнки әкияти дөньяда ни теләсәң шул бар: тылсымлы әйберләр, сөйләшә торган җанварлар, канатлы аждаһалар hәм, hичшиксез, бәхетле финал.

Әгәр дә мин син әкиятләр турында әле бииик аз беләсең дисәм, ышаныр идеңме? Шаккатырга әзер булып тор, әкиятләр буенча баш белгеч кызыклы фактлар әзерләде.

1. «Бэмби» – балалар әкияте түгел, ә беренче экологик роман. 1923 елда Австрия язучысы Феликс Зальтен «Бэмби. Биография из леса» дип исемләнгән китабын бастырып чыгара. Озак вакыт аучылык белән шөгыльләнгән Феликс әлеге әсәре белән җәмгыятьнең игътибарын урманнар яну, браконьерчылык, күп төр хайваннарның юкка чыгуы hәм башка экологик проблемаларга юнәлтергә тели. Әсәрнең тәэсирен арттыру өчен автор урман җәнлекләренен кичке җыенын сурәтли. Алар урманда йөрүче коточкыч җан иясе турында сөйләшә. «Аның йөзенә карарга беркем дә кыймый. Аның аяк тавышы да шом hәм курку уята, ә Аның исе – аерым бер төр явызлык булып яңгырый", – ди алар аучы турында. Бу әкият Дисней студиясендә генә балалар әкиятенә әверелә.

2.Бремен музыкантлары”, карт hәм эшкә яраксыз булу сәбәпле, бергә җыелганнар. Әйе, әйе. Эт, мәче hәм ишәкне картаю сәбәпле хуҗалары юк итмәкче булган, әтәчтән аш әзерләргә теләгәннәр. Ләкин алар язмышлары белән килешергә теләми hәм Бремен шәhәренә юл тота. Моннан тыш, оригиналь сюжетта Трубадур белән хан кызының мәхәббәте турында бер сүз дә юк (бу өлешен мультипликаторлар уйлап чыгарган).

3. «Гадкий утёнок» әкиятендәге төп фикер – безгә өйрәтелгәнчә түгел. Ханс Кристиан Андерсеннан әсәрнең мәгънәсе турында сорагач, ул мондый җавап кайтара: «Мин чыгышым белән аристократлар гаиләсеннән. Аккоштан көлгән тавык-үрдәкләр турында язуым – минем тормышка аллюзия: янәшәмдәге гади гаиләдән чыккан бәндәләр миннән еш көләләр иде. Тик шул вакытта ук мин аларның тормышы гел начар буласын hәм уңышка ирешмәячәкләрен белдем. Мин – гади абзарга эләккән аккош, ә алар – тавык-каз гына». Әлеге фикерне иншада язсаң, укытучы ни дияр иде икән?

4. Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране чудес» әкиятендәге Чешир мәчесенең исеме сыр атамасыннан алынган. Язучының туган ягында «grin like a Cheshire cat» – «Чешир мәчесе кебек елмая» дигән фразеологизм бар икән. Аның юкка чыга белүе дә шул яклардагы риваятьләрдә сурәтләнгән Конглтон мәчесе өрәгеннән алынган.

5. Иң беренче Золушка Мисырда яшәгән. Әлеге барыбыз да яратып укыган әкиятнең нигезендә Страбон исемле галимнең язмасы тора. Ул безнең эрага кадәр 7 елда ук Родопис турында язган булган. Борынгы «Золушка» су коенган вакытта аның бер аяк киемен бөркет эләктереп китә һәм фараон алдына китереп ташлый. Дәвамы ничек икәнен үзең дә аңлыйсыңдыр инде.

6. Барыбызга да таныш Рапунцель – чын Рапунцель түгел! Дөресрәге, без карап күнеккән мультфильмда әкиятнең эчтәлеге шактый үзгәртелгән. Рапунцель – кыргый салат атамасы. Әкияттә кызчыкның әнисе, йөкле вакытта, әлеге салатны ашарга тели, тик ире аны таба алмый. Ир салатны күршедә яшәүче сихерче карчыктан урлый, тик, чыгып барганда, карчык аны тотып ала да, «беренче туган балаңны миңа бирмәсәң, исән-сау кире кайтмассың”, – ди. Ир ризалаша, кыз тугач, сихерче карчык аны алып чыгып китә һәм Рапунцель дип исем куша.

7. Буратино чынлап та булган!? Италиядә Пиноккио Санчеc исемле егет яшәгән. Армиядә хезмәт иткән вакытта яраланып, аның ике аягын да кисәләр. Ул заманның иң текә уйлап чыгаручыларының берсе – Карло Бестульджи Пиноккиога агачтан протезлар ясап бирә, ә егет урамнарда тамаша күрсәтеп акча эшли башлый. Буратино әлеге егет образына нигезләнеп барлыкка килә.

8. «Стрекоза и муравей» мультфильмында (мәсәлдә дә), җәй буе җырлап йөреп, вакытын бушка уздырган энә карагы турында сүз бара. Ләкин, чынбарлыкта бу бөҗәк бернинди дә тавыш чыгармый. Тик бу – ялгышлык та түгел. Әлеге мәсәл язылган чорда берничә төр бөҗәкне берләштереп энә карагы дип атаганнар, ә бу әсәрдә сүз, һичшиксез, чикерткә турында бара.

9. Ни өчен Питер Пен мәңге бала? Әлеге әсәрне язучы Джеймс Барриның Дэвид исемле абыйсы булган. 13 яшьтә ул башы белән бозга егыла һәм вафат була. Әдәбият белгечләре сүзләренә карганда, «Питер Пен» –  үлем турында әкият. Уйлап карасак: беркайчан да зур үсми торган малай балаларны үзе белән сихерле дөньяга алып китә... Миңа бераз шомлы булып китте.

10. «Әкият сөйләмә» тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде, кара, фикерләреңне калдыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев