Логотип Идель
Бу – тема!

БЕЛЕМ КӨНЕ: БӘЙРӘМНЕҢ ТАРИХЫ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1 сентябрь – Белем көне. Чәчәкләр тоткан балалар, дулкынланган ата-аналар һәм укытучылар бүген мәктәпкә ашыга. Бәйрәм уңаеннан, аның тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышып китик әле.

1 сентябрь – ата-аналар һәм балалар өчен иң мөһим көннәрнең берсе. Кемдер бу көнне түземсезлек белән көтә, ә кемдер җәй беткәнгә моңсулана. Бөтенроссия Белем көне – иң кечкенә укучылар – беренче сыйныфлар өчен олы бәйрәм. Сүз уңаеннан, быел Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 55 219 беренче сыйныф укучысы укый башлады.   

Бәйрәмнең барлыкка килүен рәсми рәвештә 1984 елдан исәплиләр. Әмма бәйрәм үзе 1930 елда мәҗбүри белем бирү турындагы законны кабул итү белән үк барлыкка килгән. Моңа кадәр уку елы башлануның катгый датасы булмаган. Россия империясе вакытында шәһәр укучылары август ахырында, сентябрь башында, ә авыл укучылары 1 декабрьдә укуга керешкәннәр, чөнки авыл балалары барлык кыр эшләре тәмамлангач кына, мәктәпкә йөри алган.

1984 елның 1 сентябренә кадәр барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар, аннан соң «Тынычлык дәресе» һәм башка дәресләр үткәрелгән, ягъни бу бер тулы уку көне булган. Ә хәзер исә 1 сентябрь бары тик тантаналы рәвештә генә уза, барлык укучылар да чәчәк бәйләмнәре белән, мәктәп формасыннан килә. Тантананың төп мизгеле – беренче кыңгырау. Кыңгырау чыңы яңа уку елы башлануны билгели.

1 сентябрьдә бөтен дөньяда күп кенә кызыклы бәйрәмнәр билгеләп үтелә:

– Кабарда-Балкар Республикасы дәүләтчелеге көне.

– Үзбәкстан  республикасының бәйсезлек көне.

– Яңа Зеландиядә «Очраклы игелек көне».

– АКШ та бу көнне җирән песиләргә рәхмәт укыйлар. Шулай ук АКШта 1 сентябрь – ул  чия белән кекслар көне дә әле.

– Перуда агач утырту көне ел саен 1 сентябрьдә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев