Логотип Идель
Бу – тема!

БДИда ЮГАРЫ НӘТИҖӘ – ЗУР МӨМКИНЛЕКЛӘР КИҢЛЕГЕНӘ АЧКЫЧ

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында БДИда 100 балл җыючылар һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр белән матбугат конференциясе узды.

Җыелышта яшь кыз-егетләр үзләренең казанышлары турында сөйләделәр һәм алдагы тормышка планнары белән бүлештеләр.

9 сыйныфны бетергән Регина Сабирьянова – математика буенча «Туймаада»  ХХVIII Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе.  Ул – ярышның онлайн форматта үткәрелүе һәм аңа әзерләнүгә күп көч сарыф ителүе хакында әйтеп үтте. Информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының һәм халыкара олимпиадаларның йомгаклау этабы җиңүчесе Валерий Родионов та үзенең казанышлары турында сөйләде.

Шулай ук, конференция барышында химия һәм биология фәннәреннән 100 балл җыючы Алмаз Вакилов имтиханнарга әзерлек турында сөйләп узды. «Мин инде 8 сыйныфта ук нинди фәннәрдән имтиханнар тапшырачагымны белә идем. Иң мөһиме – хыялланып калу гына түгел, ә максат куеп, аңа ирешү. Һәр көн системалы рәвештә имтиханнарга әзерлек алып бару мәҗбүри. Фәннәр белән күп шөгыльләнсәң, аннан туя башлыйсың, шуңа күрә ял итәргә дә онытмаска кирәк», – диде ул.

Алмаз А.И. Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетына укырга керүе турында да сөйләде. Ә рус теле һәм информатикадан 100 балл җыйган Әмир Гарифуллин Н. Э.  Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында укыячак.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исә яшьләргә иң изге теләкләрен теләде. «Кайда яшәгәнегезне, кайда үскәнегезне онытмагыз. Мәскәүдә яхшы белем алып, кире республикабызга кайтуыгыз – безнең өчен бик мөһим», – диде министр.

Фотолар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев