Логотип Идель
Бу – тема!

БДИда 2 ФӘННӘН 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫ КРИСТИНА: «КӨН ДӘ НӘРСӘ ДӘ БУЛСА ЭШЛӘДЕМ. ШУЛ ГЫНА»

Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чистай кызы Кристина 2 (!) фәннән (рус теле һәм җәмгыять белеменнән) 100әр балл туплаган. Әлеге зур нәтиҗәгә ничек ирешүе турында үзеннән сораштык.

Исеме: Кристина Никитина

Туган көне: 2.07.2002

Туган җире: Чистай шәһәре

Тәмамлаган: Чистайның 2нче номерлы лицеен

Укырга кергән: КФУның идарә, икътисад һәм финанслар институтына

- 100 балл җыярмын дип уйлаган идеңме?

- Зур баллар җыя алуга өметләнсәм дә, 100 үк булыр дип уйламаган идем. Көтелмәгәндә шулай килеп чыкты. Рус теленнән БДИда 100 балл җыюымны белүгә, әти-әниемә хәбәр иттем. Аннан укытучыма җиткердем. Татьяна Анатольевна Семёнова бик шатланды. «Мин моны көткән идем», - диде. Ә җәмгыять белеменнән укытучым – Татьяна Евгеньевна Александрова. Икесенә дә зур рәхмәтләр җиткерәсем килә.

- Имтиханга ничек әзерләндең? Бәлки, берәр лайфхакларың бардыр?

- Нәкъ башкалар кебек үк әзерләндем. Мәктәптә, дәресләрдә өйрәндек. Өйдә үзлектән дә әзерләндем, вариантлар чиштем. Шулай ук җәмгыять белеменнән Интернет аша махсус курслар уздым. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен көн дә нәрсә дә булса эшләргә, бер урында тик тормаска кирәк, дип саныйм.

- Дистанцион уку вакытында әзерлек ничек барды? Авыр булмадымы?

- Юк, киресенчә, имтиханга әзерләнү өчен яхшы мөмкинлек булды ул. Имтиханга әзерләнергә күбрәк вакыт калды. Аны дөрес итеп бүлә белергә, файдалы итеп уздырырга гына кирәк иде. Мәсәлән, мин иртән торып та әзерләнә идем, кичен дә. Ял итеп, саф һава сулап керергә дә вакыт табарга тырыштым.

- 100 балл туплаган өчен акчалата премия дә алгансың икән?

- Алабугада БДИда 2 фәннән 100 әр балл җыючылар белән президент Рөстәм Миңнеханов очрашты. Анда мин дә бар идем. Очрашудан соң безгә картага 25 мең сум акча күчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев