Логотип Идель
Бу – тема!

БАУМАН УРАМЫ? ЦИРК? КАМАЛ? КИРМӘН! БЫЕЛГЫ «МТС»тан НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?

Шәп яңалык  –  «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы гала-концерты Казан Кирмәнендә узачак. Моңарчы ул традицион рәвештә –  Бауман урамында, 2022 елдан башлап Камал театры каршында үткәрелсә, быел исә башкаланың нәкъ үзәгенә күчәчәк. Инде 2006 елдан башлап аның үткәрелү көне үзгәрешсез – 26 апрель.

Татар яшьләренең гражданлык инициативасы буларак барлыкка килгән «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе быел инде 19 тапкыр оештырыла. Аның оештыручылары – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, аларга Татарстан мәдәният министрлыгы, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәм күрсәтә.

«Мин татарча сөйләшәм!» – концерт кына түгел, ә берничә юнәлешне берләштерә торган акция. Быел аның кысаларында «Qazan Quest» уены, «Ташаяк» ярминкәсе, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, «Интернет татарча сөйләшә» акциясе, мәктәпләр арасында «Шәхес» бәйгесе, яшь башкаручыларның җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт үткәрелә. Кайберләре турында тулырак сөйләп китәбез!

«Ташаяк» ярминкәсе

2024 елгы акциянең үзенчәлекле ягы – гала концерт барышында «Ташаяк ярминкәсе» этно-маркеты узачак.

Әлеге чара «Ташаяк» тарихи брендын торгызу максатыннан эшләнә. Казан ханлыгы заманнарында  башкалада «Ташаяк» ярминкәсе эшләп торган. Аның үткәрелү урыны нәкъ менә Казан Кирмәне калкулыгы ягы булган. Әлеге ярминкә Идел буе төбәгенең иң зур һәм данлыклы базары саналган. Яңартылган «Ташаяк» ярминкәсе үзенең эшен 26 апрельдә 15.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк. Кибетләр Казан Кирмәненең Гавами урыннары (Присутственные места) ишегалды диварларында урнашкан киштәләрдә корылачак. Бу ярминкәне «Печән базары» һәм «Мин татарча сөйләшәм»нең коллаборациясе итеп тә карарга була.

Гала-концерт

Акциянең иң көтелегән һәм йомгаклаучы өлеше – гала-концерт. Быел аның сәхнәсе Казан Кирмәненең Гавами урыннары ишегалдында урнашачак. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе гала-концерты сәхнәсе, һәр елдагыча, җанлы татар музыкасы башкаручыларын үзенә җыячак. Быел концертта Yummy Music Band музыкаль төркеме (җитәкчесе – Юрий Федоров), Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru, Azat Gilmetdin, АлияНур, Искан, Муса Гаянов, qaynar төркеме, K3DERT, Дышать, Караш, Al Su, Gauga, Хор түгәрәге, Juna, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Санкт-Петербургтан lunami төркеме чыгыш ясаячак. Концертның музыкаль ягы өчен, гадәттәгечә, Yummy Music лейблы җавап бирә.

Моннан тыш, танылган башкаручылар белән бер сәхнәдә яңа музыкантлар да чыгыш ясаячак. Сәләтле яшьләрне барлау, аларга сәхнәгә юл ачу максатыннан, «Мин татарча сөйләшәм!» чарасын оештыручылар ел саен алар өчен җанлы татар музыкасы бәйгесе уздыра. Бәйгедә җиңгән музыкантлар GAUGA һәм qaynar төркемнәре белән бергә чыгыш ясаячак. Бер атна дәвамында яшь җырчылар остазлар җитәкчелегендә шөгыльләнеп, гала-концертка чыгышларын әзерләячәк.

2024 гала-концертның алып баручылары блогер-шоумен Роберт Исламов блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова.

Фирүзә Вәлиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев