Логотип Идель
Бу – тема!

БАШ МИЕНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ ӨЧЕН НӘРСӘ АШАРГА?

Баш мие – организмдагы иң мөһим орган. Аның эшчәнлегенә нәрсә тәэсир иткәнен беләсеңме? Аңа төрле витаминнар һәм микроэлементлар белән туклану кирәк. Язмада без баш мие эшчәнелеген яхшырта торган иң файдалы азык-төлек турында фикер алышачакбыз.

1. Шоколад

Шоколад баш мие өчен чын-чынлап файдалы азык булып санала. Тик сүз, ким дигәндә, 60% какаодан торган шоколад турында бара. Сөтле һәм ак шоколадлар бу рәткә керми. Шоколадта булган матдәләр баш миенең күзәнәкләрен активлаштыра, ә андагы магний хәтер үсешенә ярдәм итә. Баш миен «йоклатмас» өчен, көн саен 30-40 грамм шоколад ашап кую җитә.

2. Шпинат

Диетологлар шпинатны көн дә ашарга куша. Ул нерв системасын тынычландыра, сезонлы депрессияләргә каршы көрәшергә ярдәм итә, көне буена җитәрлек энергия бирә.

3. Әстерхан чикләвеге

Әстерхан чикләвеге үзе дә баш миен хәтерләтә, килешәсеңме? Барлык чикләвекләрдән дә файдалырак булып, ул беренче урында тора. Ул – Омега-3, аксым, А, В һәм Е витаминнары чыганагы. Шулай ук әстерхан чикләвегендә лецитин бар. Нәкъ менә шушы матдә баш миенең эшчәнелеген һәм хәтерне яхшырта да инде.  

4. Җимешләр

Өрек, йөзем, кара җимеш һәр кешенең рационында булырга тиеш. Беләсеңме ни өчен? Чөнки алар баш миенең активлыгын гына арттырып калмый, ә матдәләр алмашуны да нормальләштерә, когнитив функцияләрне торгыза. Табиблар көнгә берничә җимеш ашап куярга киңәш итә.

5. Брокколи

Брокколи  –  организм өчен мөһим микроэлементлар, витаминнар чыганагы һәм картаю процессларын акрынайта торган мөһим антиоксидантларның берсе. Брокколи үз эченә күп кенә дәрәҗәдә К витаминын һәм лютеинны алган. Алар ярдәмендә баш миенең эшчәнелеге арта. Шулай ук әлеге яшелчәдә С витамины да шактый күп – ул кан тамырларын һәм капиллярларын ныгыта, баш миенә уңай йогынты ясый. Табиблар әйтүенчә, брокколины куллануның минималь көндәлек нормасы – 70 грамм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев