Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЛАР ОЕШМАЛАРЫ СОВЕТЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ: КОЯШЛЫ ОЕШМАГА 15 ЯШЬ!

Казанда Балалар оешмалары советының туган көне билгеләп үтелде. Оешманың эшләү нәтиҗәләре, чарада яңгыраган котлау сүзләре турында безнең язмада укыгыз!

В.И.Ленин концертлар залында 3 октябрь көнне тантаналы рәвештә оешманың туган көне билгеләп үтелде. Биредә оешманың төрле проектларының вәкилләре, аның чыгарылыш катнашучылары, мәртәбәле кунаклар, шул исәптән, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Дәүләт Советы, Дәүләт думасы депутатлары да бар иде.

Балалар оешмалары советы үзенең 15 ел эшчәнлеге дәверендә 200дән артык чара һәм проект, бөтен республикадан 500 мең бала катнашында 400 дән артык акция үткәргән. Ул Татарстанда иң көчле иҗтимагый оешмаларның берсе булып санала. Шунысы куанычлы – биредә проектларның күбесен балалар үзләре уйлап чыгарып, үзләре тормышка ашыралар. Татарстан Республикасы яшь гражданнары форумы, «Ел лидеры» республика конкурсы, «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» проекты, «Чиста уеннар» проекты оешманың иң танылган, иң уңышлы проектлары булып торалар. Үзләренең эшчәнлекләре дәверендә алар оешмага тагын да күбрәк яшь, сәләтле, актив балалар килүенә зур этәргеч булдылар.

Балалар оешмалары советына кергән һәрбер бала да аны бик ярата һәм үз итә. Шул исәптән, без катнашучылардан аларның оешма турында фикерләрен сорадык.

– Мин – Балалар оешмаларының советында әле икенче ел гына. Шуңа карамастан, ул минем өчен – тормышымда иң якты, иң көтеп алган вакыйгаларының берсе. Мондагыдай актив балаларны минем әле беркайчан да очратканым юк иде. Киләчәктә яраткан оешмабыз тагын да зуррак үрләргә күтәрелер һәм, һичшиксез, барлык проектлары уңышлы булыр, дип ышанып калам, – дип  җиткерде үз фикерен Зилә исемле катнашучы

Бәйрәм татантанасында Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев та бар иде. Ул, үз чиратында, оешманың 15 ел эшчәнлек нәтиҗәсендә искиткеч уңышларга ирешкәнен билгеләп үтте һәм киләчәктә ярдәм күрсәтергә әзерлеген җиткерде.

Чара барышында кунаклар һәм катнашучылар өчен, оешманың барлык эшчәнлеген сурәтләгән күргәзмә дә оештырылган иде.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министы Тимур Сөләйманов катнашучылар, килгән кунаклар алдында чыгыш ясады:

– Оешманың уңышы, аның көннән-көн яңа үрләр яулавының сәбәбен балаларда, яшүсмерләрдә, яшьләрдә күрәм. Чөнки алар үз теләкләрен белдереп эшлиләр, оешманы үз куллары белән төзиләр, камилләштерәләр. 15 ел ул, бер яктан, бик күп, ә икенче яктан, эшчәнлекнең әле гөрләп яна башлаган чагы гына. Шуңа күрә бу оешманың мин бары тик ныгуын, һәм яңа максатларга омтылуын телим. Балалар оешмалалары советы ул – кояш, якты янарга һәм үзенә башкаларны тартырга тиешле кояш. Уңышлар телим, әйдәгез шулай дәвам итик!

Балалар оешмалары советы, чыннан да, искиткеч уңышларга ирешкән иң актив иҗтимагый оешмаларның берсе. Киләчәктә дә Республикабыз өчен мөһим һәм файдалы проектлар әзерләп, актив яшьләребезне берләштереп торыр, дип ышанып калабыз!

Фотолар Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев