Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛАЧАК БӘЙРӘМЕ: «ШАЯН ТВ»ГА 3 ЯШЬ!

Дөньяда беренче  һәм бердәнбер татар телендә барган балалар телеканалы – «ШАЯН ТВ» туган көнен билгеләп үтте!  

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыга. Шул көннән башлап, каналда һәм аның сайтында егермедән артык тапшыру чыга, йөздән артык мультфимнар, төрле жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителә, бик күп бала үзен алып баручы, режиссёр, корреспондент ролендә сынап карый. Каналны тәүлек дәвамында бер миллионнан артык тамашачы карый, ә «ШАЯН»ның тулы аудиториясе саны – унбиш миллион !

Туган көн уңаеннан  Татар дәүләт филармонисендә бәйрәм концерты узды. Чарада «ШАЯН ТВ»ның тапшырулары, проектлары турында аның яшь алып баручылары үзләре сөйләделәр. Бәйрәм барышында телеканалның «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре, «Бию battle» финалистлары, «Балачак җыры» бәйгесе  җиңүчеләре дә чыгыш ясадылар. Яшь артистларга татар эстрадасы йолдызлары да кушылды, алар арсында Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров һәм Айгөл Хәйри бар иде. Концертка аерым җылылык биргән өлеш – бөтен татар баласы яраткан дәү әни белән дәү әтинең чыгыш ясаулары иде. Яраткан алып баручыларны күрү тамашачыларны бик сөендерде!

«ШАЯН ТВ» – балаларны берләштерүче, дуслаштыручы даирә. Телеканал беренче көннәреннән безне куандырып тора. Татар телендә барган тапшырулар, матур итеп татарча сөйләшүче балалар булганда, халкыбызның киләчәге бар!», дип җиткерде ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов.

«ШАЯН ТВ» киләчәктә дә балаларның иң яраткан телеканалы булып калып, тамашачыларны яңа проектлар, тапшырулар, бәйгеләр белән сөендереп торыр дип ышанып калабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев