Логотип Идель
Бу – тема!

«AUTUMN VIBES» ЯКИ КӨЗНЕ ЯРАТАМ ДИСӘҢ...

Алда – ике ай яңгырлы, салкын көз. Ә аннан соң… Аннан соң тагын да салкынрак, ак карларга төренгән кыш. Болары әле бер хәл, җәй буе күңел ачып, ял итүчеләрне «алда уку, алда эш» дигән уйлар калтыранып куярга мәҗбүр итә.

Әмма теләсәң, көзнең үзенә генә хас әкияти вайбларын тотарга һәм әлеге фасылны чын мәгънәсендә яратырга өйрәнергә була икән бит. Менә уйлап карыйк әле: «җәй бетте» дә «җәй бетте», дип ыңгырашудан һәм зарланудан ни мәгънә бар? Көзнең җылысын, матурлыгын тулысынча тоеп калу рәхәтрәк түгелмени?

Махсус синең өчен көзнең ямен чагылдыра торган музыка, фильмнар һәм тәмле ашамлыклар топ-листын да әзерләдек. Кыскасы, көзне бергәләп өйрәнәчәкбез хәзер!

КӨЗ БЕЗГӘ НИ БИРӘ?

Хисләргә азатлык

Мөгаен, һәрберебезнең дә күңелнең иң-иң тирән почмагында сентименталь, гел күңеле тулып еларга торган сабый утырадыр ул.

Әмма гадәттә без әллә нинди җитди битлекләр киеп ул сабыйны тыеп торабыз. Күз яшьләрен күрсәтергә оялабыз. Көне-төне елап торучы көз исә рәхәтләнеп елап алырга менә дигән мөмкинлек.

Әйе, дөрес аңладыгыз: хисләргә тулы азатлык бирергә кирәк.

Табигать белән бергә моңаясы килсә – моңай, балачакка кайтып күлләвекләр ерып йөгерәсең килә икән – йөгер, кыскасы, күңелен теләгәнен эшлә.

Табигатьне яратырга мең дә беренче сәбәп

Саф һавада, алтынсу яфраклы паласны кыштырдата-кыштырдата алга таба атлыйсың… Күк гөмбәзенең зәңгәрлеге нәни күлләвекләрдә чагыла… Әнә, кырмыска оясы! Анда мыжлап, гөжләп тормыш кайный. Җылы яңгыр, гөмбә исләре, еракта, офыкка кадәр сузылган чем кара басулар.

Болар барысы да күңелне тынычландыра, җанга әллә нинди рәхәт ямь өсти. Ялгыз гына көзге урманны әйләнеп кара әле. Яисә, якыннарың белән учак ягып, йолдызларны күзәт. Бу табигать белән якынаерга, дуслашырга менә дигән сәбәп һәм мөмкинлек.

 

Яңарыш җиле

Уку, эш дип күңелең шулкадәр әрни икән, яхшылап уйлап кара әле: бәлки, бу гомумән синеке түгелдер? «Минем башка чарам юк», дигән фикерләрдән, зинһар, арын: чишеп булмастай мәсьәләләр юк ул. Бәлки, синең коллектив начардыр? Яисә эшең үзеңә кызыксыздыр? Бәлки, мәктәбең ошамыйдыр? Мәктәпне дә, ВУЗны да, эшне дә һәрвакыт алмаштырып була, моны һичкайчан да онытма, яме.

Көз тормышыңа уку, эшеңне сагындырырлык яңарыш җиле алып килсен әле!

 

Көзге плей-лист: (көзге алтынсу моңлы халәтне колакчыннар аша да татып кара)

1. Lana Del Rey «Summertime sadness»

2. Рөстәм Галимҗанов «Бәхет яңгыры»

3. ГиоПика «Листопадом»

4. Лицей «Осень»

5. Самоцветы «Листья желтые»

6. Ed Sheeran «Autumn Leaves»

 

Яңгырлы көзге кичләрдә карарга өч фильм:

1. «Осень в Нью-Йорке» – җылы һәм кызыклы көзге мәхәббәт тарихын чагылдырыла торган мавыктыргыч фильм.

2. «Король воздуха» – баскетбол җене кагылган малай һәм аның якын дусты – Бадди исемле эт тарихы. Гаилә белән карар өчен менә дигән фильм.

3. «Октябрьское небо»  – галәм, йолдызлар, хыяллар һәм…нәни малай хакында искиткеч гүзәл, җанга үтеп керерлек фильм.     

Озын көзге кичләрдә матур фильмнарны тулыландырыр өчен тәмле, топ-лист:

1. Горгонзола һәм грушалы пицца – үтә дә тәмле, ашап туймаслык ризык.  Якыннарың белән кичке ашка менә дигән.

2. Чия компоты – сусауны да баса, әчкелтем дә, татлы да. Кыскасы, идеаль көзге эчемлек.

3. Кайнар коймаклар – бу инде һәр ел фасылында актуаль, аппетитны гына түгел, күңелне дә җылыта торган ашамлык.

 

Алия Мөхәмәткәримова рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев